Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сагынылган иде...

Сагынылган иде...

Сагынылган иде...Тик әйтмәдек...Бездән чыкмас ул сүзялгыш та!Ә беләбез юкса:ара ерак булса,икебез дә тирән сагышта.Сагынылган иде...Ел буена...чыкмадың да инде уемнан.Парлап уздык шулчак(әл(е) дә истә...




Сагынылган иде...
Тик әйтмәдек...
Бездән чыкмас ул сүз
ялгыш та!
Ә беләбез юкса:
ара ерак булса,
икебез дә тирән сагышта.
Сагынылган иде...
Ел буена...
чыкмадың да инде уемнан.
Парлап уздык шулчак
(әл(е) дә истә!)
Казансуның яры буеннан.
Сагынылган иде...
Куанычтан
саф елмаю иде
күзләрдә.
Күңелемнән генә
пышылдадым:
"Гел шат булчы,
зинһар, үзгәрмә!"
Сагынылган иде...
...Ә соңында:
- Йөрәгеңдә, - дидең,
- җавабың.
Мин ни әйе,
ни юк, диялмадым.
Уйлармын, дип
читкә карадым.
...Сагындырма инде...
Комга билгеләгән
ул "ноктаң"ны
бозып аттым бары ахырда...
Без барына риза идек юкса
кабатланмас сөю хакына...





Энҗе Хөсәенова
Фото: pixabay
#Энҗе Хөсәенова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи