Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәнис Яруллин. Сагына-сагына

Фәнис Яруллин. Сагына-сагына

Белми идем шундый сөю барын,Белми идем шундый хис барын.Белми идем «сөям» дигән сүздәДөньядагы бөтен төс барын.Ялгыш кына китереп бастың да синЙоклап яткан вулкан өстенә,Атты вулкан, атты киң офыкларМ...

Белми идем шундый сөю барын,
Белми идем шундый хис барын.
Белми идем «сөям» дигән сүздә
Дөньядагы бөтен төс барын.
Ялгыш кына китереп бастың да син
Йоклап яткан вулкан өстенә,
Атты вулкан, атты киң офыклар
Манып җирне шәфәкъ төсенә.

Йөрәгемне яптым синең өскә,
Коткармакчы булдым - соң иде.
Күзләрендә синең мөлдерәмә
Әллә шатлык, әллә моң иде.
Бәхет гомере бик тә кыска диеп,
Вулкан эчләренә ташландык.
Янган саен ныграк чистарындык,
Янган саен ныграк сафландык.
Ялкын телләренә баса-баса
Мендек мәхәббәтнең тавына.
Яшәрмен мин шушы мизгелләрне
Гомерем буе сагына-сагына.
Фото: pixabay
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи