Мин сине, дисең, аңламыйм:Сүнәсең дә янасың.Бернәрсәгә ис китмәгәнТыныч чагың кая соң?Әллә үзем аңлыйм, димсең?Тик чыгарга омтыламСəер кыланышлар беләнШул сәер халәтемнән.Сибелешкән хисләремнеГүя төен...
Мин сине, дисең, аңламыйм:
Сүнәсең дә янасың.
Бернәрсәгә ис китмәгән
Тыныч чагың кая соң?
Әллә үзем аңлыйм, димсең?
Тик чыгарга омтылам
Сəер кыланышлар белән
Шул сәер халәтемнән.
Сибелешкән хисләремне
Гүя төенгә төйним.
Уйларымда син генә дип,
Бер ышанырга телим.
Үз-үземне ышандырам...
Ә йөрәк теләмәсә?
Сәер, димә. Җаным синнән
Ярдәм көтә ләбаса!
Нишләсәм дә, син кабул ит
Гаепләми, көлмичә.
Син аңламый, кем аңласын,
Кем кичерсен югыйсә...
Фәйрүзә Мөслимова
Фото: pixabay
Сүнәсең дә янасың.
Бернәрсәгә ис китмәгән
Тыныч чагың кая соң?
Әллә үзем аңлыйм, димсең?
Тик чыгарга омтылам
Сəер кыланышлар белән
Шул сәер халәтемнән.
Сибелешкән хисләремне
Гүя төенгә төйним.
Уйларымда син генә дип,
Бер ышанырга телим.
Үз-үземне ышандырам...
Ә йөрәк теләмәсә?
Сәер, димә. Җаным синнән
Ярдәм көтә ләбаса!
Нишләсәм дә, син кабул ит
Гаепләми, көлмичә.
Син аңламый, кем аңласын,
Кем кичерсен югыйсә...
Фәйрүзә Мөслимова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала