Сабирҗан агай: 1906 сәнәдә булган ачлыкны тасвир кыйлган роман
1906 ел Россиядә ачлык булган кеби «Иске Т.» карьясендә (авылында) дә иген асла булмадыкындан халык ифрат фәкыйрь, гаять ач иде. Ул елда карья халкы тәмам гаҗиз булды. Ашарга икмәк юк, хайваннарга азык юк, көз сачеп калдырырга орлык юк.Гәрчә хөкүмәт тарафыннан орлык бирелсә дә, тәмам җитәрлек бирелми. Шул сәбәптән күп кеше сыерын, яки артыграк каралтысын сатып, орлык алып сачмәктәләр иде.
«Иске Т.» карьясендә алтмыш бишләргә җиткән бик булдыклы гаять гакыллы Сабирҗан исемле карт бар иде. Бу кеше гомерендә берничә кәррәләр мондый ачлыкларны күреп көрәшеп, ачлык илә тартышып, үзен, җәмәгатьләрен бу афәттән коткармыш иде. Бу сәнәдә Сабирҗан агай иген булмадыкны белгәч үк июль числасында, үзенең әүвәл яшь вакытларында күп хезмәтләр кыйлган хуҗасы Ивановка киткән иде. Иванов Идел (Волга) буенда саллар, баржалар йөртеп кәсеп кыйлдыкындан аңа һәрвакыт кеше кирәк булып тора. Безнең Сабирҗан агай күп заманнар аңарга хезмәт иткән, яшь вакытларында сал илә ничә кәррәләр Әстерханга да төшкән иде. «Бинабәрин бу ел да бер хезмәт табып бирер әле, таныш кеше буш җибәрмәс», – дия. Идел буена барып, Ивановны күреп, яхшырак, җиңелрәк хезмәткә яллауны үтенде. Ләкин Иванов Сабирҗан агайның яшь чагында армый-талмый иткән хезмәтләрен һичбер уена китерми салкын гына рәвештә:
– Син бит, Вәлиев, хәзер бик картайгансың инде. Беләсең бит, монда хезмәт бик каты, яшь кешеләр дә бик газап илә генә хезмәт итәләр, – дия бераз тәкәллефләнгәч: –Яхшы инде, син әүвәлдән күргән кеше, буш җибәреп булмас, менә шунда баржалар тирәсендә генә хезмәт итәрсең, баржадагы иске арканнарны алып, турап сүтәрсең, һәркөн Иделнең аргы ягына чыгып, безнең баржалар тора торган җиргә фонарь кабызырсың, – дия, аена җиде сум хак куеп, баржа өстенә җәй өчен тактадан гына ясалган өйдә урын күрсәтте.
Андагы приказчик Сабирҗан агайга бер каек һәм башка лязим булган нәрсәләрне күрсәтеп, фонарь кабызуның тәртипләрен өйрәтте. Җәйнең көне су өстендә җылы, саф, матур. Сабирҗан агай июль, август числаларын бик рәхәт, тыныч хезмәт кыйлды. Бу ике айда өйдә калган угылы Җиһаншага: «Ничек тә имана җирләрен сачә күр», – дия, ун сум акча да җибәрде. Менә бервакыт җәйнең матур көннәре үтеп, сентябрь ахырлары җитеп, суык ягмурлар була башлады. Сабирҗан агай көн буе суык ягмур астында баржа тирәләрендә төрле хезмәтләрдә булып, икендеалды җитү илә берүзе каекка утырып, Иделнең аргы тарафына китә: бу вакытлар ямгурлы салкын җил илә Идел өстендә куәтле дулкын булдыкыннан каекны ишү, тугры алып бару бик авыр була, суык ямгур да өскә явып тора. Бу көннәр Сабирҗан агай өчен түзә алмаслык дәрәҗәдә кыен булдыктан, өенә кайтып китмәкче булса да, приказчик: «Хәзер Иванов өйдә юк, ул кайтмыйча бер хезмәтчегә дә расчёт биреп булмый, ничек булса да үктәбер кергәнче түзәрсең, – дигәч, чарасыз хезмәтендә дәвам кыйла иде. Берзаман үктәбер дә килеп җитте. Яз көн сайраша-сайраша көн яктан көтү-көтү булып килгән матур-матур кошлар, җиребездә кунак булып та яратмаган төсле, тезелешеп-тезелешеп кире көн якка китә башладылар. Һәр көн «кыйык-кыйык» дия кычкыра-кычкыра сызылып киткән киек казларның моңлы тавышын алтмыш бишкә җитмеш Сабирҗан агайны да өенә бик сагындырмыш, өендә калган угылы-кызларын, хосусан ачлыкта калмыш ике кечек баласын исенә төшереп, бик хафаландырмыш иде. Һәркөн приказчиктан: «Бай кайтмадымы, миңа акча кирәк иде, беләсең бит, бу ел ачлык, минем җәмәгатьләр ач тора торганнардыр, китәр идем инде», – дия сораса да, приказчик кайсы көнне: «Юк, тиздән кайтыр инде», – дия, вә кайсы көндә: «Бетмәс синең җәмәгатьләрең! Синең өчен байны чакырып кайтарыр хәлем юк», – дия җавап бирә иде.
«Явыз ачлык Сабирҗан агайның балаларын атадан ятим калдырдыкы кеби, көндә бер чынаяк булса да сөт кабуларыннан да мәхрүм калдырды...»
Үктәбернең уннары үтте, көннәр һаман бозыла тора, бәгъзе көннәрдә яфрак-яфрак салкын, юеш карлар да ява. Безнең Сабирҗан агай көне буе, бу салкын көннәрдә эшләп, өсте-башы тәмам чыланып, кичен аны киптерергә җәйге тактадан гына ясалмыш өендә мич тә булмадыктан, бөтен тәне юеш кием илә өшеп, калтырап чыга иде. Шулай итеп, үзенә салкын тиеп бизгәк авыруына мөбталя булды. Көн дә бер-ике кәррә бизгәк тотып өши, калтырый, төнлә башы авыртып тәмам һушсыз булып ята иде. Мескен Сабирҗан агайның хәл-әхвален сораган кеше юк, моның хәлсезлегенә дә һичкем шәфкать итми. Приказчик иртүк керә дә, фонарьларны сүндерергә куша: «Аны эшләмәгәнсең, моны эшләмәгәнсең», – дип юк гаепләр табып сүгенеп йөри. Әмма уңган карт һич сер бирми, үзенең хезмәтендә асла кимчелек итми эшли иде. Чөнки бер көнгә эштән калса да, штраф та фәлән дия хакын басып каласылары Сабирҗан агайга күптән мәгълүм иде. Берзаман үктәбернең егермесе булды. Приказчик иртә сәгать тугызларда Сабирҗан агай янына кереп, кенәгәсен суырып алды да, ачып караганнан соң башын боргалап: «Фонарь, аркан, ишкәк», – дия сөйләнеп, кызыл карандаш илә кенәгәгә сызгалап:
– Хәзер конторга бар, бай кайтты, расчёт алырсың, – диде.
Әмма Сабирҗан агайны бу көн авыру бик баскан, тәмам хәлсезләндергән иде. Мең бәла илә генә башын күтәреп, өстенә юеш бишмәтен киеп, акрын гына контор алдына барды. Анда күп хезмәткәрләр кенәгәләрен кулларына тотып, бүрекләрен тышта калдырып, яланбаш конторга керәләр дә, аз бер вакыттан соң, кайсы сүгенә-сүгенә чыга, кайсы: «Талыйсыз, күзегезгә керсен», – дия каргап, үртәлеп чыга иде. Бервакыт: «Вәлиев!» – дия Сабирҗан агайны да дәшеп алдылар. Сабирҗан агайга өч ай ярым хезмәт кыйлдыкы өчен мәҗмугы егерме дүрт сум илле тиен акча тиячәк улса да: «Бер ишкәк сынган икән – егерме биш тиен, фонарь капкачын төшергән – утыз биш тиен, аркан югалган – кырык тиен, янә кичә хезмәткә чыкмагансың – илле тиен», – дия бер сум илле тиен акчасын алып калып, әүвәлдә алганнарыннан калган җиде сум акча илә паспортын бирделәр. Сабирҗан агай бу нәрсәләрдән асла хәбәрем юк дисә дә: «Күп сөйләп торма монда. Шулай язылган, жалунияңне алдың, моннан сыз тизрәк», – дия төрткәләп җибәрделәр. Сабирҗан агай йөткерә-йөткерә контордан чыкты да ерак бара алмады, бизгәге килеп, хәлсездән гаҗиз булып җиргә егылды. Берәр сәгать җирдә өшеп, калтырап яткач, приказчик килеп, аягы илә бәргәләп: «Тор, тор», – дия кычкырса да, Сабирҗан агай, торырлык хәле булмадыктан, бөкләнеп, аңгыраеп ята иде. Приказчик, моның хәле авыр икәнен белеп, ат илә якында булган урыс авылына больницага җибәрде.
II
Декабрь числасы керде. Көннәр ифрат суык. Һәркөн давыл да буран. Авыл халкында бу ел ягарга салам да юк, аз-маз акча илә алган утынны аз гына ягып, үлмәслек кенә итеп җылынып торалар иде. Крестьяннар өчен ашарга Управа тарафыннан бирелсә дә, авылларына китереп бирмиләр. Идел буенда булган пристаньнан яки вокзаллардан барып алырга кирәк. Бәгъзе авылларга пристань җитмеш-сиксәнчакрым ерак булдыкыннан, алар өчен мондый ерак җирдән азык ташуы бик читен иде. Халыкның үзе ач булдыкы кеби, хайваннары да ач иде. Ашамаган ат илә бер-ике көнлек юлдан иген ташый-ташый каюсы кулын өшетте, каюсы аягын, борынын, колагын өшетте. Хасилачлыктан хисапсыз җәза вә михнәтләр күрәләр иде. Бичара фәкыйрь ач халык алтмыш-җитмеш чакрым җирдән мең мәшәкать илә кормовой азык алып кайталар да аны үзара бүлеп, рәхәтләнеп кенә ашый алмыйлар, ул арыш әллә ничә куллардан үтәдер. Иң әүвәл пристаньнан үлчәп биргәндә дә халыкны үлчәү янына җибәрмиләр. Анда куелган кеше үзе теләгәнчә үлчәп бирә дә, йөкнең өстен ябарга да ирек бирми куа башлый, аз гына каршы сөйләсәң, стражник шундук тора. Хәзер килеп бүре үтерә торган камчы илә суга да башлый. Шәһәрдән алып кайткан арышны авылга җиткәч тә сельский староста каршы алып, җәмәгать амбарына бушатырга куша. Анда авылның картлары, куштаннары җыелып, бичара фәкыйрь мужикларның катып, йөз чакрымга якын җирне тездән кардан сөйрәтеп кайткан игеннәрне теләсәләр ничек үлчәп, егерме биш потны егерме дүрт потка калдырып, гөнаһсыз мужикны: «Син бер потны урлагансың, хыянәт кыйлып югалткансың», – дия өстенә бер сум язып, хезмәт хакын бирми калалар, үлчәүдән кысып, хыянәт итеп калган игенне авылның куштаннары үзара бүлеп ашыйлар. Авылда мондый хыянәтләрнең хисабы юк, аның барын да күреп тә, язып та бетерү мөмкин түгелдер.
«Сабирҗан агайның да йорты иң читтә, тау башында, олуг юлның читендә генә, бик тәбәнәк, салам башлы, кечек тәрәзәле...»
Бу хыянәтләр бар да фәкыйрь мужиклар, тол хатыннар, юаш кешеләр башына булалар, безем «Иске Т.» карьясендә дә картлар, куштаннар җыелып, Управа тарафыннан бирелмеш арышны бүлә башладылар. Җан башына утыз кадак арыш килсә дә: «Һәркемгә бүлә башлагач, аны чыгарыр хәл юк», – дия, авылның картлары җан башына бер кадак ким бирүне мәгъкулькүрделәр. «Чөнки аның түгелмәге-чәчелмәге бар», – дия сигез җанга алучының арыш сала торган башына сигез кадак гер куялар иде. Ләкин бу гер хаталык илә бер дә алынмый, ике җанга алучыларга да шөйлә сигез кадак ким бирелә бара. Фәкать тешлерәк кешегә туры килгәндә: «Һай, хата булган икән, онытылган», – дия сигез кадаклы герне алалар да, фәкыйрь вә юаш кешегә үлчәгәндә ике генә җанга булса да, янә сигез кадак «хаталык» илә куелып кала иде. Бичара юаш кешенең күбесе моны белми, белсә дә: «Йөзтүбән килсеннәр», – дия дәшмиләр иде. Безем Сабирҗан агайның ач балалары да, карга балалары кеби авызларын ачып, кормовой килгәнен көтеп торырга мәҗбүрләр иде.
III
Кечерәк кенә бер өйнең түрендә сәке өстенә алама тышлы түшәк җәеп, башына кызыл тышлы кечерәк мендәр салган, өстенә бик иске генә юрган ябынган ак сакаллы бер авыру карт сөйләнеп ятадыр:
– Хәлимә, кызым, самавырны куя башла инде, абыеңнар да кайтырлар. Беркөн бу вакытта кайтканнар иде бит. Ах... аһһ... ух, кызым, әнкәң өйдә юкмыни, Алла, Алла... ух, йөрәгем, аһ, эчем, – дия дә, башын түбән таба тотып, – аһ, аз гына җылы шулпа булса, шәт... – дия идәнгә куйган кечерәк савытка төкереп янә урынына ава – бу исә айдан артык больницада ятмыш безем Сабирҗан агай иде.
Сабирҗан агайны приказчик больницага җибәргәч, докторлар карадыктан соң, сәламәтләнерлек түгел дия, дару гына биреп җибәрмәкче булсалар да, үзенең үтенүе буенча алып калып, бер айдан артык дәваладылар, ләкин файда булырлык булмагач, өенә җибәрмешләр иде.
Өйнең уң тарафында такталар илә ясаган бүлмә булып, бүлмәнең ишегенә алача чаршау корылган иде. Шул бүлмәдән ундүрт-унбиш яшьлек ак чырайлы, кара кашлы, кара күзле, өстенә искерәк күлмәк кигән бер кыз чыкты да мичнең бер тарафына ясалган куыштан чыра алып, калай самавырга су салып, ут кабызып куйды.
Берәр минутлардан соң ишектән өстенә искерәк бишмәт кигән, ертык шәл ябынган, бишмәт чабуының астына горда кеби каты, кап-кара ярты икмәк кыстырган Сабирҗан агайның хатыны Сылубикә абыстай килеп керде дә, самавырга күзе төшеп:
– И-и, кызым, самавырны куйдыңмыни, бик яхшы, күп кеше кайта башлады инде, абыеңнар да кайтырлар, – дия, икмәкне югары киштәгә куеп, Сабирҗан агайның янына барып утырды.
Аның аяк очына утырган бере сигез, бере алты яшьләрдә булган балалар икмәкне күрү иләаналарына карап, кулларын икмәккә таба сузып: «Әни, ипи...» – дия кычкырырга тотындылар.
Сылубикә:
– Сабыр итегез, балалар, сабыр итегез, хәзер (Җиһанша) кайтыр, чәй эчәрбез, шунда ашарсыз. Аллаһ теләсә, инде числа башы да озак түгел, менә арыш бүләләр, туйганчы ашарсыз, – диде.
Ул елларда хөкүмәт тарафыннан бирелгән кормовойны «первый числада» бүлдекләреннән, һәрбер бала-чага, хәтта һич дөнья күрмәгән карт-карчыклар да «декабрь, гыйнвар» дия числаларны санап, «первый числа»ны бәйрәм көткән кеби көтеп торалар иде.
Сабирҗан агай, җаныннан артык күргән балаларының ачлыктан еглашып кычкырыштыклары күзен ачып карады да, башын күтәреп:
– Аһ... Сылубикә, кая бардың? Җиһаншалар кайтмыйлармы? – диде.
Сылубикә:
– Күрше Гөлҗамалларга кердем, бурычка бер икмәк сорадым да, үзләренә дә юк икән, алар да арыш кайтканны көтәләр, алабута илә кушып салалар икән, көчкә ярты икмәк алдым. Хәзер Җиһанша кайтса, бернәрсә дә юк ашарга, туңып кайтыр, мескен, беркөн орлык алырга барганда да ягмурда туңып үлә язган иде. Бу көн бигрәк суык, күршедән кергәнче дә үлә яздым, ничек кенә кайтырлар инде, ичмаса чикмәне дә юк. И бу фәкыйрьлек авыр ла, илаһи, үзең ярдәм бир, – дия Сабирҗан агайның янына барып, башын тотып. – Бу көн башың суына төшкән, хәлең ничек, бераз икмәк капмыйсыңмы, су кирәкмиме? – дия янына утырды.
Сабирҗан агай күзләрен ачып, зур-зур итеп тутырып карады да, бер сүз әйтмәкче булып:
– Аһ, уһ... и кайнар... – дия кулын селтәде. – Юк, бетте хәл, – дия янә юрганын ябынып ятты.
Ул арада ишектән өстенә искерәк кара бишмәт киеп, билен буган, муенына иске шарф ураган, башы-аягы карга буялган, мыегына тәмам боз каткан, гаять туңган бер егет кайтып керде дә:
– Алла, туңдым... үлә яздым, – дия, кулыннан бияләйләрен чыгарып идәнгә ташлап, аякларын берсен берсенә бәреп, мич янына таба барып, кулларын мичкә куеп: – Әти нишләп ята, бик начарланмадымы? – дия сорашырга тотынды.
Сабирҗан агай моның тавышын ишетеп, юрганын күтәреп:
– Ах, уһ... Җиһанша, синме, угылым, сау кайттыңмы, атың бик җөдәмәдеме? Аһ, хәлем агыр, агыр, уф... Бар да шул ачлык, ачлык галәмәте, – дия күзләрен йомып янә урынына ятты.
Җиһанша атасының ачлыктан вә хәлсезлектән саргаеп киткән йөзенә карап, күзләреннән яшь агызып:
– Шөкер, әткәй, кайттык, ләкин юл бик авыр булды, шәһәрдән чыкканлы бирлебер ултырмай җәяүкайттым, кичә көн буе буран булды, салкын җил, атлар да хәл юк, харап булдык, – диде.
Хәлимә җәймәләр җәеп, самавырны китереп куйды, һәр каюсы чәй янына утырып, күршедән алып кергән кара икмәкне кисеп ашый башладылар. Җиһанша көннең суыклыгыннан, буран вә көннең авырлыгыннан зарландыкында, Сылубикә абыстай да угланнарының ачлыктан еглашдыкларыннан, икмәк юклыктан зарлана иде. Һәм үзләре алып кайткан арышны үзләренә бүләргә ихтыяр бирми, җәмәгать амбарына салып, аннан куштаннар үтә генә алырга булдыкыннан, куштаннар истәгән кешеләренә биреп, истәмәгән кешеләренә бирмәскә ихтыярлы булдыкларыннан күп кешенең, хосусан үзләренең җитмешкә якынламыш аталарына да «работниктан» чыкмаган дия, кормовой бирми җәбер күрдекләрен сөйләшеп чәй эчәләр иде.
«Бичара фәкыйрь ач халык алтмыш-җитмеш чакрым җирдән мең мәшәкать илә кормовой азык алып кайталар да аны үзара бүлеп, рәхәтләнеп кенә ашый алмыйлар, ул арыш әллә ничә куллардан үтәдер...»
Безем татарлар: «Берәү үлми, берәү көн күрми», – диләр. Бер кешенең башына төшкән бәла вә хәсрәт икенче берәүгә бик зур шатлык вә файда буладыр. Мондый ачлык еллар фәкыйрь халык өчен нә кадәр авыр, хәсрәт булса да, куштаннарга моннан асла зарар юк, бәлки алар бик күп файдалар итеп калалар. Чөнки ярлы кешегә кая барса да бурычка бирүче юк, ярдәм вә шәфкать юк. Ачлыктан үлем хәленә килгәч, чарасыз, җаны кеби күргән атын, сыерын сата башлый, моның илә генә җиткезеп булмагач, үзенең тереклегенә, дөньяда торуына сәбәпче булган актык җирен сатарга тотына. Мондый елларны дүрт күз илә көтеп торучы, халык кырылып бетсә дә үз тамагын туйдыруны, корсагын күпертүне, кеше җилкәсен кимерүне теләп торучылар бичара фәкыйрь халыкның унбиш-егерме сумлык җирләрен биш-алты сумга алып, үзләренең Мәскәүдән бурычка алган черек такта чәйләрен ике-өч хакка сатып, бурычка өләшергә тотыналар. Мондый кеше талаучы байгуралар куштаннарны көйләп, фәкыйрьләрне алдап, бер сумны өч сумга әйләндереп, фәкыйрь мескеннәрнең өстендәге киемнәренә кадәр суеп алып, биш сумга җирләрен алып та, егерме сумга үзләренә сатып, хасил кулларыннан килгәнчә алдап, талап, тереләй тунап, хәрам вә хәләлне тикшерми, кеше хакын җыеп байыйлар да, һич оялмый: «Без суфилык илә баедык, без мөрид, бездә фатыйха бар, ишан хәзрәт һаман безгә дога кыйлып тора, без хәер-дога аркасында баедык», – дия мактанырга тотыналар.
Бервакытлар болар инсафсызлыкның чигенә җитеп, хәтта хөкүмәткә дә юл бирми, фәкыйрь халыкның иманасын,түләү салырлык та җирен калдырмый юк бәһасенә алып бетерәләр иде. Ләкин хөкүмәт боларның комсызлыкларын сизеп, иманасы салынмаган җирләрне сатмаганга хисап кыйлдыкыннан, хәзер байгуралар җир ала башласалар, әүвәл иманасын түләп, хөкүмәттән бәхиллек алалар... Шулай итеп карьяләрдә бер ел ачлык булса, мескен фәкыйрьләргә дүрт-биш елга җирләре сатылып, алдагы еллар өчен янә фәкыйрьләнеп куялар. Шуның өчен бер ел иген булмаса, дүрт-биш елга кадәр халык җан алалмый торадыр. Бинабәрин Россиядә фәкыйрьлек елдан-ел арта барадыр. Моның өчен күп кайгырган кеше юк. Байгуралар булса, халыкның фәкыйрьлегеннән файда күргәнгә күрә, ачлык елларны теләп кенә торып, фәкыйрь халык мохтаҗ булып каршыларына килгәндә кытыр-кытыр көлеп кенә торалар. Муллалар, хәзрәтләр булса, халыктан бигрәк үзләрен кайгырттыкларыннан, халык кайгысы – соңыннан гына. Хосусан ишан хәзрәтләре: «Дөнья малы – дуңгыз каны, бу дөньяда файда юк, бигрәк ахирәт өчен тырышыңыз, дөнья үтәр дә китәр, сезгә ахирәттә күз күрмәгән, колак ишетмәгән дәүләтләр бар», – дия халыкның фәкыйрьләнүенә, көн би көн мохтаҗ вә хур булып калуларына гына хезмәт итәләр. Алар игътикадынча, тиз-тиз үләргә дә, оҗмахка кереп, хур кызларын бүләргә...
Көннәр һаман үтеп тора, ачлык та көннән-көн арта бара, халык сәгать би сәгать йөдәмәктә, ачыкмакта, аптырамакта, суыктан, азыксызлыктан гаҗиз булмакта иде. Ачлык арткан саен халыкның куәтләре китеп, йөзләре саргаеп, кул-аяк тетрәү, әгъза калтырау, күз тону, йөрәк сикерүләр була башлады. Менә бервакыт халык арасында төрле-төрле авырулар заһир булды. Ирен, авыз шешү, аяк авырту, зәңгелә авырулары була башлады. Һәрвакыт халыкны тикшереп торучы земский начальниклар, халык арасында мондый авыруларны күргәч, авылларга докторлар җибәрделәр. Табибларның тәфтише илә бу авырулар ачлыктан, һич ит вә кайнар аш капмаудан идеке мәгълүм булды. Бинабәрин шәфкать «Красный Крест» җәмгыяте күп авылларга столоваялар (ашханәләр) ачачак булып агентлар (вәкилләр) җибәрделәр. Бу агентлар бәгъзе авылга йөз кешелек, каюсына йөздән артык вә ике йөз кешелек ашханәләр ачып, җан башына биш тиен расхуд илә көн дә бер кайнар аш ашатуны халыкка игълан кыйлдылар. Җәмгыять тарафыннан фәкыйрьләр ашатыр өчен җибәрелмеш акчаны тотар өчен столоваяларга хуҗалык итәргә һәм шунда хезмәт итәргә эшчеләр, кешеләр кирәк булды. Әлбәттә, авылларда иң инабәтле кешеләр – имам вә хәзрәтләрдер. Шуның өчен дә: «Алтын тотарга без мөстәхикъ», – дия, хәзрәтләр ашханә идарәсен үз кулларына алдылар. Ай саен капчык-капчык ярма, йөк-йөк ит, май, күп акча китерәләр дә озын куллы хәзрәтләргә тапшыралар.
Йөзе кара булсын дөньядыр бу... Гомерләрендә аркылыны буйга алып салмаган, үз ашын да кешедән пешертеп, мужикларның түрендә түшәк-ястык өстенә ултырып, май-каймакларның да тәмлесен генә ашап, алтын-көмеш, мәрҗән баулар гына бәйләп йөргән ак куллары илә тәрбиядә торучы остазбикәләр «Салибе Әхмәр» ашханәләренә аш пешерүче, хөрмәтле муллалар кашавар булуны илтизам кыйлдылар. Бу ашханәләрдә ашарга кемнәр мөстәхикъ вә кемнәр тиеш түгел идеке дә хәзрәтләргә тапшырдыкыннан, бичара ач мужиклар хәзрәт янына йөгереп: «Зинһар, дамелла, мине дә язсана, минем балаларымны да мәхрүм калдырмасана, ачлыктан үләбез, һич кайнар аш капканыбыз юк, Алла хакына безне дә ашханәгә кабул итә күр», – дия ялына вә ялвара башладылар. Муллалар да мондый форсатны ганимәт күреп: «Мужикны очраганда кара», – дия. «Дөнья шулай бит ул, муллаларга да ялынырга калдыра, бай вакытыгызда үз муллагызны танымый, ят муллаларны ашка дәшеп, нәзер-ниязларыгыз булса, читкә илтеп бирәсез. Син әле фитырда бирмәгән идең бугай?! Яхшы, карап карарбыз, менә тәфтиш итәрмен, ничек булыр», – дия, бик суфи сымак башны аска бөгеп, борын үтә генә бик тәкәллефләнеп, озын мәгънәле кыска гына сүзләр илә мужикларга максудларын аңлата башладылар.Бичара ач халык кая барсын, ул бу көн мулла вә куштаннарның тасдыйгына (удостоверениеләренә) калган, ничек тә фәкыйрьлеген исбат итеп, ашханәгә язылырга кирәк. Моның өчен мулланың хәтерен табу лязем. Шуның өчен һәркөн мулланың ишек төбендә кызыл тышлы түшәк салган чана тора. Актык тавыкны, каз-үрдәкне суеп булса да абыстай илә мулланы алып китеп ашаталар, Коръән укытып, изүдән иске тәңкәләрне кисеп сәдака бирәләр, фатиха алалар иде. Ни кыйлмак кирәк, ач кешегә көн дә бер аш кабуы да бик зур дәүләт.
Һәр ни халык ашханәгә язылды. Мулланың кухнясында казан-казан өйрә пешә, фәкыйрь халык, хатын-кыз бала-чагаларны күтәреп, кашык тотып, тездән карга буталып ашханәгә йөри башладылар. Мулланың таналары, үгез вә сарыклары да симез күренеп, кыйммәт хак илә ашханәгә сатылып суелды. Амбар тулы ит, ярма, май. Кухняда он, тоз мул, күп-күп икмәк туралып, идән ипи валчыгы илә тула, түгелә, чәчелә, – ләкин болар бер дә зайг булмый, хәзрәтнең чебеш вә тавыклары шундук йөриләр. Сыер вә бозауның да авызы камырлы. Түгелгән, чәчелгәннәрне ашый-ялый, туя-симерә, һәр нә – бөркет... Нишләмәк кирәк, аяк астына тузылгач, себереп чыгарыр хәл юк, исраф хәрам ич... «Берәү үлми, берәү көн күрми», – дидек. Халык ач булса-булсын – муллаларның үзләре генә түгел, сыер вә бозаулары да тук, кош-кортлары да симез. «Красный Крест» җәмгыяте бай, акча һаман килеп тора. Хәзрәтләр яшел тышлы дәфтәргә расходны яза баралар, хисапка да бик остарып киттеләр, агентларга отчетны биреп торалар. Никадәр азык, никадәр акча тузса да аяучы юк, һич бетми, һаман килә дә килә. Нә кадәр һиммәтледер бу «Красный Крест» җәмгыяте...
Әүвәлдә: «Ысулы җәдид илә укыту хәрәм, анларның кара такталары бик хәвефле... Алла сакласын, аның эчендә тавык аягы бар, имеш. Аларның мөгаллимнәре «Красный Крест»тан жалунья алалар, безем мөселманга жалунья алу асла дөрес түгел, харап, харап, аннан ерак булырга кирәк, сакланырга тиеш, аны кабул итәргә ярамас», – диюче карт хәзрәтләр, һәр көн өйрә ашатканда «Красный Крест» җәмгыятенә озын гомер, бөек дәүләт теләп хәер-дога кыйлалар. Хәтта күселәр кеби «Красный Крест»ның читен кимерергә риза булдылар. Һич гаеп юк, дөньядыр бу...
«Иванов Идел (Волга) буенда баржалар йөртеп кәсеп кыйлдыкында аңа һәрвакыт кеше кирәк булып тора…»
Безем «Иске Т.» карьясендә дә шундый ашханәләр ачылды. Анда ашаучы күп халык арасында Сабирҗан агайның да ике кечек баласы илә Сылубикә абыстай бар иде. Авылларда фәкыйрь халыклар мәсҗедтән ерак, карьянең читенә – ындырлар янына, кыш көне тау-тау кар өелә торган җирдә улдыкларыннан, Сабирҗан агайның да йорты иң читтә, тау башында, олуг юлның читендә генә, бик тәбәнәк, салам башлы, кечек тәрәзәле, йорт тирәсенә кура гына тоткан булып, салкын ачы буран бөтен кырдагы карларны боларның ишегалдына китереп өйгән, өй тирәсенә Каф таулары кеби сырлап-сырлап кар тавы ясаган иде. Мескинә Сылубикә абыстай һәркөн шул кар тавы арасыннан угланнарның кечерәген күтәреп, зурысын җитәкләп, ачы суык буранлы көннәрдә тишек оек илә бер-ике йөз сажин кадәр җиргә – мулла йортына өйрә ашарга бармакта иде. Хәлсез кешегә балалар илә тиз генә йөрер хәл юк. Хосусән кечек баланың авыруы сәбәпле, күп вакыт урамда өшеп, туңып, хәл җыеп торырга туры килә иде. Шулай итеп Сылубикә абыстайның бер угылына бик каты салкын тиеп авырып, аяктан егылып калды. Соңрак Сылубикә абыстай үзе дә күп кешене ега торган аяк авыруы, зәңгеләавыруына мөбталя булып, ашханәгә дә йөри алмаслык булып егылып ята башлады. Әүвәлдә Сабирҗан агайның авыруы илә дә тәмам гаҗиз булганнар иде: хәзер бер йортта өч авыру булды. Сабирҗан агайның җаныннан якын күргән кечек угылы берәр җомга бик каты косып, йөткереп, аяк шешеп газапланып яткач, вафат булды. Моның бөйлә ачлыктан төрле авыруларга мөбталя булып, газапланып үлдекеннән Сабирҗан агай бик әсәрләнеп, гаять кайгырып, үзенең әлеге авырулары өстенә янә йөрәк авыруы да хасил булып, ахыр сулышка килде.
IV
Гыйнварның егерме җиденче көне гаять суык-салкын, бик каты җил вә буран иде. Сабирҗан агайның өендә Сылубикә абыстай акрынлык илә генә йөри башласа да, иренең бик агыр хәлгә килдекеннән, моның өстенә күз нуры булган баласының да ачлык бәласе илә вафат булдыкыннан ифрат хәсрәтләнеп, тәмам урталай бөкрәйгән, бик хәлсезләнгән, ачлык илә йөзе саргайган; түр башына мендәр салып, ахыр сулышларга килгән картының баш тугрысында, калайлаган чәйнек илә су тотып, еглаган кеби күңелсез генә утырмакта иде. Сабирҗан агайның аяк очында кызы Хәлимә илә кечек угылы аталарының күкрәге күтәрелеп, күзләрен йомып, озын-озын гына бик агырлык илә суладыкына гаҗәпләнеп карап торалар иде.
Берәр дәкыйка узгач, ишек ачылып, ишектән аркасына капчык илә арыш күтәргән Җиһанша килеп керде дә, арышны мич башына куеп:
– Уф, Алла! Көтә-көтә тәмам гаҗиз булдым, бирмиләр дә бирмиләр, байлар да куштаннар алып бетермичә безнең кебекләргә чират юк, йөзләре кара булсын инде... Сельский вахтердыр – бар да исерек. Арыш саталар да эчәләр. Бер сүз әйтер хәл юк – сүгенәләр. Әле кесәмдә ун тиен акчам бар иде, шуны старостага биреп, көчкә үлчәтеп алдым. Биш-алты кадак ким дә бирделәр ахры, йөзләре кара булсын инде, – дия атасы янына барып утырды.
Җиһаншаның тавышына Сабирҗан агай йокыдан уянган кеше кеби күзләрен ачып, гаять әсәрле карау илә аяк очына утырган кечек балага күзләрен тутырып-тутырып карагач, берәр сүз әйтмәкче булып аңгыранса да, теле бәйләнеп әйтә алмый, кулы илә ишарәт итеп су сорадыкыны аңлатты. Сылубикә аз гына су салган иде, авыруның күзләре агарып калайланып, күкрәге күтәрелеп, кайгылы вә хәсрәтле булган иң соңгы сулышларын сулый башлап, дөнья илә сәламләшүләрен, балаларыннан кыямәткә кадәр аерылачагын аңлата торган нәфесләрен ала башлады.
Сылубикә абыстай бу хәлне күреп, куркынычлы тавыш илә:
– Җиһанша! Атаң үлә! Тиз мулла абзаңны алып кил, тиз, тиз... – дия кычкырды.
Җиһанша бүреген чөйдән алды да, башына кимичә үк ишектән чыгып йөгерә башлады. Сылубикә абыстай аяк өстенә торып:
– И Алла, и бәхетсез башым, и бу ачлык, и бу фәкыйрьлек... Кемнәрнең башына җитмәде, Ходаем... Үләргә булган икән, туйганчы икмәк тә ашый алмады, итле шулпа дия ничә көн тилмерде мескен... И Алла, үкенечтә үләдер лә бичара. Шул угланнар өчен ачлыктан, суыклыктан авырды. (Авыруга карап.) И Алла, ахыр сулышка җитте, үлә икән, үлә! Балалар ятим кала икән, и Ходаем, уф, уһ, уһ! – дия кычкырып егларга тотынды.
Бу хәлдән Хәлимә илә кечек бала да куркып еглашырга тотындылар...
Аз бервакыттан соң ишектән Җиһанша кереп:
– Әни, китегез, мулла абзый килде, – диде.
Сылубикә, Хәлимә кечек угланны алып бүлмәгә киттеләр, мулла утырыр өчен авыру янына бер мендәр салып калдырдылар.
Ишектән башына керләнеп беткән, саргайган ак чалма, өстенә кызыл тышлы, ак сарык тиресеннән ясалган искерәк толып кигән, кулына озын яшел таяк тоткан мулла, аягындагы ак киез калушлары илә шакыр-шокыр килеп керде дә, мәгълүм мендәргә утырып:
– Сабирҗан агай, Сабирҗан агай, иман ит, Алла, Алла, – дия тәлкыйнь итеп ясин укырга тотынды.
Ләкин күп укый алмады, Сабирҗан агай балаларны ачлыкта ятим калдырып, дөньядан кул селтәде – үлде, җан бирде. Мулла укудан тукталып:
– Аһ… Алланың рәхмәтендә улсын, яхшы кеше иде, үлде, – дия түр башында элеп куйган сөлгене алып, мәетнең битенә ябып куйды.
Җиһанша илә Сылубикә һәр икесе еглаган тавыш белән:
– Үлдемени, и Алла, и Алла! – дия кычкырыша башладылар.
Мулла:
– Чү, чү, сабыр итеңез, сабыр, сабыр… Еглау ярамас… – Җиһаншага карап. – Йә, атаңны ничек күмәсең, нәрсәсе бар фидиягә, Коръәнгә ни бирәсең, үлгән артыннан үлеп булмас. Бар, мәзинне дәшеп кил, фидиягә ни алыр – сөйләшербез, кабер дә казырга кирәк булыр. Инде монда син хуҗа булдың, атаңны рәнҗетмәскә тырыш, аның бу көн ахыр туе, – диде.
Хәлимә мәзинне дәшәргә чыгып китте. Мәетне яхшылап сузып салдылар. Сылубикә битен тотып кына муллага карап:
– Зинһар инде, мулла абзый, ризалык илә генә күмә күр. Бернәрсә дә юк бит, беләсез, өстенә өләшергә дә урак алмакчы булабыз, – диде.
Мулла каш вә күзләрен чытып:
– Шулай инде, бу ел юклыгы мәгълүм… Әмма атагызны да буш чыгарырга ярамый. Ул инде хәзер сездән сәдака, ихсан гына көтә, ул сезнең кулга калган, сез инде юктан кызганмагыз – көн дә, көн дә үлмәс. Ни булса да бирегез, туны, толыбы бардыр... – диде.
Җиһанша башын аска салып «уф!...» дия, озын гына сулап алды:
– Мулла абзый, туны булса да, бик начар. Ул да хәзер үзебездә түгел. Садыйк абзыйлардан бер пот он алган идек тә, шунда куйдык. Менә, риза булсаң, хәзер кормовойга алган ике пот ярым арышыбыз бар, шуны бирербез, – дидекендә ишектән сәләмә толыплар кигән мәзин килеп кереп, идәнгә тезләнеп утырды.
Мулла мәзингә карап:
– Менә, мәзин, Сабирҗан агай вафат, – дигәч, мәзин бик сузып кына, аяган, кайгырган булып:
– И-и... вафатмыни? – дия «калә иннә лиллаһи ... илх » әйтеп, дога кыйла башлады.
Мулла:
– Ул инде, Алланың рәхмәтендә булсын, үлде, ясин, фидиягә ни алырсың? Буенда мәрхүм яшь кеше түгел иде, җитмешкә якынлаган булыр. Җитмештә булса, хуш... Уникене ташласак, илле җиде каламыни... Ә юк, илле сигез кала торгандыр. Шулай, шулай, илле сигез кала. Ягъни мәсәлән, Сабирҗан агайның илле сигез ел калмыш намаз, руза һәм бирмәгән фитыр, гошерләренең, фидиясенең искатын, ягъни шуның гөнаһысын мәзин син күтәрерсеңме? – дидекендә, мәзин:
– Яхшы, хәзрәт, ярый, безне бәхилләтсәләр, күтәрербез инде, – диде.
Мулла Җиһаншага карап:
– Йә, кая тиз бул, ни бирәсең фидиягә, атаң яшь кеше түгел бит, җитмеш еллык калган намазларга... Тиз бул, тиз, мәзинне ризаландыр, – дигәч, Җиһанша ихлас күңел илә:
– Ышансагыз, хәзрәт, бернәрсәбез дә юк хәзер бирергә. Менә бер дисәтинә уҗымыбыз бар. Шуннан алты сажин уҗым бирербез, Алла боерса, мәзин бабай үзе эстәгән җиреннән урып алыр, – дигәч, мулла:
– Ул гына бик аз була бит, хәзер бернәрсә дә булмагач, һич булмаганда, ястык-фәлән юкмы? – дидекендә, Сылубикә абыстай бүлмәдән чыгып:
– Әнә, башындагы кызыл тышлы мендәрне дә бирербез. Яхшы мамык мендәр иде, – диде.
Мулла, мәзингә карап:
– Ярармы, мәзин, шуңа риза буламсың? – дип сорады.
Мәзин авырсынып кына:
– Нишләмә келисең, булмагач, аз булса да риза инде, – диде.
Мулла:
– Соң миңа нәрсә бирәсез, мине бит мәхрүм калдырырга ярамый. Без инде шунда да алмагач, ач үликмени... һичбер сәдака юк, ихсан юк, дәшү юк, ашату юк, бер бөртек гошер бирмәдегез! – дия гайрәтләнеп киткәч, Җиһанша:
– Хәзрәт, үзең беләсең бит, бу ел нәрсәдән гошер бирик, һичнәрсә булмады ич, булса бирер идек, – диде.
Мулла:
– Бирсәгез, табар идегез лә, бирмисез. Миңа бит подакаулап бәрәңге, табаклап он яки питрач булса да ярый. Мондый елларда мин үзем дә күп сорамыйм, – дидекендә, Җиһанша башын күтәреп:
– Хәзрәт, без бит питрач кебиләрне сукыр карчыкларга, тол хатыннарга бирәбез. Син бит, Аллага шөкер, гарип карчык түгел, икмәк кырындыгына калмагансың, – дигәч, мулланың күзләре кызарып китеп:
– Юкны лыгырдап торма, каршы сөйләп. Атаң мәрхүм дә каршы әйтә торган иде. Күп вакыт фитыр бирмәде. Бир тиз бернәрсә, вә илля үч... – дия башлаган иде, Җиһанша:
– Фитырны бит, мулла абзый, байларга бирергә ярамый. Бирсәң дә, фитырдан китми – яңадан бирелергә тиеш. Ул фәкыйрь-мескеннәр хакы дия, шәкертләр әйтәләр. Без шуның өчен фәкыйрь кардәшләребезгә бирдек, – дигән иде, мулланың күзләре тузып, борыны кызарып:
– Лыгырдап торма, хайван, мин белмиммени кемгә тиеш икәнен! Ахмак, яшь кенә башыгыз илә күп сөйлисез, – дия гайрәт ора башлагач, Сылубикә абыстай:
– Шаулама, Җиһанша, бир мулла абзыйның сораганын, бир, зинһар, әллә кайда каргар-нитәр, харап булырбыз, – диде.
Мулла:
– Каргамый сезне әллә нишләрсең, җитмешкә җиткән атагызга бер Коръән дә чыгартасыгыз килми, ахмак, хайван, яшь башы илә әллә ниләр сөйләп тора тагын, тиресдога кыйлсам, җәһәннәм төбенә китәрсең, бир әнә кәҗәгезне, вә илля каргыйм, атагыз да догасыз китәр, сез дә харап булырсыз. Бөтен Коръән чыгарга кәҗә түгел, сыгыр да аз да, ярый инде, юк дисез... Барына канәгать итәргә кирәк, бир кәҗәне, хәер-дога кылам, – дигәч, Сылубикә илә Җиһанша, аптырап калып:
– Ярый алайса, хәзрәт, кәҗә сезгә булыр инде. Хәзер үк илтикме соң? – диделәр.
Мулла:
– Хәзер, хәзер илтәсез. Мин кат-кат йөри алмыйм. Кәҗәне илт тә, кабер казый башларсыз, – диде.
Җиһанша бер җеп илә кәҗәнең муеныннан бәйләп, ишеккә таба сөйрәп килеп:
– Әнә, мәзин бабай, мендәр сиңа – әтинең башында, ал, – дигәч, мәзин кара төлке тоткан кеби куанып, «бисмилла» дия үлекнең башыннан кызыл тышлы мендәрне тартып алып, куенына кыстырды.
Мулла да кәефен бераз төзәтеп, «үлмәгәең, бет!» дигән төсле шат йөз илә:
– Аллаһ әкбәр, хуш, сау буласыз, Алла иманын юлдаш кыйлсын. Тизрәк кабер казырга кирәк, гүр сәдакасына бер тавык илтерсез анда, – дия башын бөгеп ишектән чыкты.
Мәзин дә мендәрне култык астына кыстырып, мулла артыннан китте. Җиһанша кәҗәне сөйрәп, акырта-акырта чыга башлагач, мескен кечек бала кәҗә тавышыннан калтырап китеп, яшьле күзләре илә бер кәҗәгә, бер анасына карап кычкырып егларга тотынды.
Явыз ачлык Сабирҗан агайның балаларын атадан ятим калдырдыкы кеби, көн дә бер чынаяк булса да сөт кабуларыннан да мәхрүм калдырды...
______________________________________________
Текстны басмага филология фәннәре докторы Фәрит Бәшир (1958-2009) әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА