Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,Сиңа атап җырлар чыгардым.Сиңа багышланган җырлар беләнМин халкымның җанын сугардым.Сиңа багышланган җырларымныБөтен татар халкы тыңлады.Тыңлады да татар, җырлады да…Ю...
Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,
Сиңа атап җырлар чыгардым.
Сиңа багышланган җырлар белән
Мин халкымның җанын сугардым.
Сиңа багышланган җырларымны
Бөтен татар халкы тыңлады.
Тыңлады да татар, җырлады да…
Юк аларның әл дә тынганы.
Минем җырларымны җылый-җылый
Җырладылар бөек җырчылар.
Алар әйтә иде: “Әнкәеңә
Син тагын бер яңа җыр чыгар!”
Беләм, беләм: ул булырга тиеш
Татарымның гаме, иманы…
Тик андый җыр язылмаган әле,
Язалмам да инде мин аны.
Бик язасым килә…
Булдыралмыйм…
Йөрим шуңа башны иебрәк.
Син җырлардан, Әнкәй, әйбәтрәк шул,
Шигырьләрдән син бит бөегрәк!
Фото: pixabay
Сиңа атап җырлар чыгардым.
Сиңа багышланган җырлар белән
Мин халкымның җанын сугардым.
Сиңа багышланган җырларымны
Бөтен татар халкы тыңлады.
Тыңлады да татар, җырлады да…
Юк аларның әл дә тынганы.
Минем җырларымны җылый-җылый
Җырладылар бөек җырчылар.
Алар әйтә иде: “Әнкәеңә
Син тагын бер яңа җыр чыгар!”
Беләм, беләм: ул булырга тиеш
Татарымның гаме, иманы…
Тик андый җыр язылмаган әле,
Язалмам да инде мин аны.
Бик язасым килә…
Булдыралмыйм…
Йөрим шуңа башны иебрәк.
Син җырлардан, Әнкәй, әйбәтрәк шул,
Шигырьләрдән син бит бөегрәк!
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала