Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Роберт Әхмәтҗанов. Оныт, димә

Роберт Әхмәтҗанов. Оныт, димә

Тик бер генә көлеп дәшкән идең,Истәлеге калды озакка…Онытканнар инде онытсыннар,Ә мин риза татлы газапка.Елмаюың синең балкый һаманКөзгесендә якты елганың.Онытасым килми, онытасым,Синдә минем яшьлек е...

Тик бер генә көлеп дәшкән идең,
Истәлеге калды озакка…
Онытканнар инде онытсыннар,
Ә мин риза татлы газапка.


Елмаюың синең балкый һаман
Көзгесендә якты елганың.
Онытасым килми, онытасым,
Синдә минем яшьлек елларым.


Сагышлы моң тулы көннәремдә
Елмаюың синең таң иде.
«Оныт», димә, зинһар, «оныт», димә —
Җырым булып кына кал инде.


Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи