Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Разил Вәлиев. Саубуллашыр өчен баргач...

Разил Вәлиев. Саубуллашыр өчен баргач...

Саубуллашмый киткән идем синнән,"Хуш мәңгегә" сүзен әйтер өченКире килдем.Өегезгә исәнләшеп кердем.Кулың бирдең?Көз куеныннан алып,ЧәчәкләргәҖылы сулыш өрдең.Ә соң нигә өрдең?Алда кыш торганын,Табигат...

Саубуллашмый киткән идем синнән,
"Хуш мәңгегә" сүзен әйтер өчен
Кире килдем.
Өегезгә исәнләшеп кердем.
Кулың бирдең?
Көз куеныннан алып,
Чәчәкләргә
Җылы сулыш өрдең.
Ә соң нигә өрдең?
Алда кыш торганын,
Табигатьнең догма икәнлеген
Күрдең бит син, күрдең.
Үткән барыбер кире кайтмый,
Ул кайтмаска киткән.
Саубуллашыр өчен баргач,
Исәнләшмә икән...
Фото: pixabay
#Разил Вәлиев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи