Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рәдиф Гаташ. Әткәйгә хат

Рәдиф Гаташ. Әткәйгә хат

Әткәй мине бик бай кеше иткән:Бар дөньяны миңа калдырган;Якты булсын өчен юлларымда,Баш очымда кояш яндырган.— Сакла, — дигән, —җирнең матурлыгынҺәм матурлык өстә үзеңнән!Үзеңчә бар алга һәм шулай укӨ...

Әткәй мине бик бай кеше иткән:
Бар дөньяны миңа калдырган;
Якты булсын өчен юлларымда,
Баш очымда кояш яндырган.
— Сакла, — дигән, —
җирнең матурлыгын
Һәм матурлык өстә үзеңнән!
Үзеңчә бар алга һәм шулай ук
Өлкәннәрнең чыкма сүзеннән.
Газиз булсын сиңа туган туфрак,
Хәтта аның кара ташы да;
Ташларны бит үзең шомартырсың,
Эш коралым сиңа тапшырам...
Әткәй! Эшегезне дәвам итеп,
Бүген
Елмаябыз килер таңнарга;
Юлда туктап, сагынып искә алу -
Һәйкәл булсын сезнең җаннарга.
Еллар үтәр.
Яңа уллар басар
Замананың алгы постына.
Ышан: исән килеш
Тапшырырбыз Җирне алар кулына!
Һәм мин
Калдырырмын синнән алган урыным
Каны белән синең нәселең — улыма,
Мине дәвам итәр дустыма!
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи