Журнал «Безнең мирас»

...гә

Онытуы авыр булды сине,
Азап булдың гомер буена.
Көтмәгәндә, əрсез өмет булып,
Килеп керәсең гел уема.
Горурлыгың җиңде. Аңлашырга
Җитә иде бары бер адым.
Киткәнеңне күрдем тиз-тиз атлап,
Әллә көлдең, әллә eлaдың.
Кирелегем җиңде. Аңлашырга
Җитәр иде, бәлки, бер адым.
Киткәнеңне күрдем. Өнсез калып,
Тыштан көлдем, эчтән елaдым.
Онытуы авыр булды сине.
Килеп керәсең дә yема,
Җиз кыңгырау тагып атларыма
Кайтам ясалмаган туема...
Рәниф Шәрипов
Фото: pixabay

Теги: Рәниф Шәрипов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру