Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Нидән соң бу...

Нидән соң бу...

Нидән соң яме арткан җирнең,Матурлыгы арткан дөньяның?Бернидән дә түгел... тик син бүгенБолай гына миңа елмайдың.Нидән соң бу тальян чыңын түгә,Урамнарга көмеш сибелә?Гармунчыны берәү янып сөя,Тальян,...

Нидән соң яме арткан җирнең,
Матурлыгы арткан дөньяның?
Бернидән дә түгел... тик син бүген
Болай гына миңа елмайдың.
Нидән соң бу тальян чыңын түгә,
Урамнарга көмеш сибелә?
Гармунчыны берәү янып сөя,
Тальян, ахры, шуны сизенә.
Бәйрәм белән мине котламадың...
Юк, зур бүләк синнән көтмәдем.
Ләкин миңа синең игътибарың
Бар нәрсәдән кыйммәт икәнен
Оныткансың.
Вакыт тапмагансың
Тәбрик сүзе язып салырга.
Күпме кирәк күңел табарга соң,
Күпме кирәк хәтер калырга?..
Клара Булатова
Фото: pixabay
#Клара Булатова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи