Ничек барсың, тик шулай бул,Охшама бүтәннәргә.Теләгәндә иркәләп ал,Әрлисең килсә, әрлә.Сагынганда сагындым дип,Сарыл муеннарыма.Дөньяларыңны онытып,Ял ит куеннарымда.Шатланганда шаркылдап көл,Хәсрәтең...
Ничек барсың, тик шулай бул,
Охшама бүтәннәргә.
Теләгәндә иркәләп ал,
Әрлисең килсә, әрлә.
Сагынганда сагындым дип,
Сарыл муеннарыма.
Дөньяларыңны онытып,
Ял ит куеннарымда.
Шатланганда шаркылдап көл,
Хәсрәтең булса, кайгыр.
Үзең янсаң, син мине дә
Ялкының белән яндыр.
Ничек барсың, тик шулай бул,
Кыланма, кыландырма.
Төз юлда да боргалана
Бары тик елан гына.
Охшама бүтәннәргә.
Теләгәндә иркәләп ал,
Әрлисең килсә, әрлә.
Сагынганда сагындым дип,
Сарыл муеннарыма.
Дөньяларыңны онытып,
Ял ит куеннарымда.
Шатланганда шаркылдап көл,
Хәсрәтең булса, кайгыр.
Үзең янсаң, син мине дә
Ялкының белән яндыр.
Ничек барсың, тик шулай бул,
Кыланма, кыландырма.
Төз юлда да боргалана
Бары тик елан гына.
Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала