Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мөдәррис Әгъләмов. Хөрмәт итәм...

Мөдәррис Әгъләмов. Хөрмәт итәм...

Хөрмәт итәм дусларымны,Гел үзгәреп торсалар да;Хөрмәт итәм, кайчак күңелКайтарырлык булсалар да.Хөрмәт итәм сөйгән ярны,Сөйгән ярны ярату аз;Әгәр хөрмәт булмый икән —Тигез күреп яратылмас.Хөрмәт итәм...

Хөрмәт итәм дусларымны,
Гел үзгәреп торсалар да;
Хөрмәт итәм, кайчак күңел
Кайтарырлык булсалар да.
Хөрмәт итәм сөйгән ярны,
Сөйгән ярны ярату аз;
Әгәр хөрмәт булмый икән —
Тигез күреп яратылмас.
Хөрмәт итәм үземне дә
Сөеп йөргән кыз баланы;
Кыз баланың газиз җаны
Әллә шуңа кузгаламы?
Хөрмәт итәм сабыйларны,
Әзер торам тезләнергә;
Үземне саф күрер өчен
Карыйм сабый күзләренә.
Хөрмәт итәм өлкәннәрне,
Тик теләмим баш ияргә;
Баш болай да иелә ул
Баш иярдәй кешеләргә.
Фото: pixabay
#Мөдәррис Әгъләмов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи