Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мөдәррис Әгъләмов. Кайда соң ул йөрәк?

Мөдәррис Әгъләмов. Кайда соң ул йөрәк?

Әллә инде кызык табып, Әллә инде чынлап, Күкрәкләргә колак куеп, Карый идек тыңлап. Бәхәсләшә идек әле, Күп белергә теләп,— Уң яктамы, сул яктамы,— Кайсы якта йөрәк?Дөнья булгач, газаплар даҮтми икән...

Әллә инде кызык табып,
Әллә инде чынлап,
Күкрәкләргә колак куеп,
Карый идек тыңлап.
Бәхәсләшә идек әле,

Күп белергә теләп,—
Уң яктамы, сул яктамы,—
Кайсы якта йөрәк?
Дөнья булгач, газаплар да
Үтми икән урап;
Безнең тарафлардан да ул
Әйләнмәде ерак;
Иреннәрдән сыгылып чыкты
Өзек-өзек сүзләр:
— Йөрәк бит ул түзәр өчен
Яратылган,
Түзәр!
Эзләгәндә ялгышулар
Бәгырьләргә үткән;
Табылганнан югалганы
Кадерлерәк икән.
Кайчагында искә төшеп
Үзәкләрне өзә.
Йөрәк бит ул түзәр өчен
Яратылган,
Түзә.
Замананың әче җиле
Зәһәррәк исә;
Уң яктамы, сул яктамы —
Хәзер нскә төшә.
Йөрәк яна, сүрелми дә,
Сүнми дә ул утлар.
Янар өчен яратылган...
Вакыт җитәр, Туктар!
Ә бер малай сорый миннән
Шаярырга теләп: —
Уң яктамы, сул яктамы —
Кайсы якта йөрәк?
Ә мин әйтмим, әгәр әйтсәм,
Барсы җимерелер.
Йөрәге бар икән агәр,
Вакыт җитәр — Белер.
1973.
#Мөдәррис Әгъләмов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи