Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мифтахетдин Акмулла шигырьләре

Мифтахетдин Акмулла шигырьләре

***Бирелдем мин яшьлегемдә угърылыкка,Бу очратды мине бик зур ким-хурлыкка...Нәтиҗәдә, Акмулла дип исем алдым,Бу исем бүләк булмыш тугърылыкка.***Бер үлем мөселманга зурлык кылса,Тиңлек бар мөселманга...

***
Бирелдем мин яшьлегемдә угърылыкка,
Бу очратды мине бик зур ким-хурлыкка...
Нәтиҗәдә, Акмулла дип исем алдым,
Бу исем бүләк булмыш тугърылыкка.
***
Бер үлем мөселманга зурлык кылса,
Тиңлек бар мөселманга хурлык кылса;
Китаб сүзен бозып айткан бозык мулла
Артык чыгар уңдан да, орлык кылса!
***
Һәр җәүһәрнең асыллыгы – алтын ташы,
Берәүнең милиун сумлык кара башы;
Сөягең сөягемдән ким димәймен,
Затыңыз – затымызның сәдакасы!
***
Бер миһман өеңезгә булып китдек,
Җортыңызны аралап күреп китдек;
Кадер белмәк – адәмгә кыен сәүдә, –
Аман-сау исәнләшеп йөреп китдек.
***
Яхшының ләфзы татлы баллы майдан,
Килтерер сүз мәгънәсен әллә кайдан;
Кирелү ут башында киңәш имәс,
Билгеле ир-егетнең булсын мәйдан!
Фото: pixabay
#Мифтахетдин Акмулла #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи