Мин берүзем,ләкин йөрәгемдәАерылуның мең-мең газабы.Тик төш булып кына калдымыниМәхәббәтнең гүзәл авазы?!Кайда сон ул язның айлы киче,Баш очында тирәк шаулавы?Кайда соң ул, бер-берсенә тиеп,Иреннәрдә...
Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылуның мең-мең газабы.
Тик төш булып кына калдымыни
Мәхәббәтнең гүзәл авазы?!
Кайда сон ул язның айлы киче,
Баш очында тирәк шаулавы?
Кайда соң ул, бер-берсенә тиеп,
Иреннәрдә канның кайнавы?
Бөтен нәрсә төгәл кебек иде,
Юкка чыкты кинәт барсы да:
Ямь ямь түгел,
шатлык шатлык түгел,
Син булмагач минем каршыда.
Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылудан калган мең газап.
Гомер буе шулай дәвам итсә,
Ниләр кылырмын соң мин азак?
Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay
ләкин йөрәгемдә
Аерылуның мең-мең газабы.
Тик төш булып кына калдымыни
Мәхәббәтнең гүзәл авазы?!
Кайда сон ул язның айлы киче,
Баш очында тирәк шаулавы?
Кайда соң ул, бер-берсенә тиеп,
Иреннәрдә канның кайнавы?
Бөтен нәрсә төгәл кебек иде,
Юкка чыкты кинәт барсы да:
Ямь ямь түгел,
шатлык шатлык түгел,
Син булмагач минем каршыда.
Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылудан калган мең газап.
Гомер буе шулай дәвам итсә,
Ниләр кылырмын соң мин азак?
Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала