Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мәхәббәт тоткыны

Мәхәббәт тоткыны

Күбәләк дип кистерәлмим — сандугач тик таушы бар,Сандугачкай һич дия алмыйм — күбәләктәй рәүше бар.Сандугачның, күбәләкнең һәр икәүсен бергәләп,Һәр икәүсен бергәләп кушкач, яралган бер мәләк;Әйләнәмне...

Күбәләк дип кистерәлмим — сандугач тик таушы бар,
Сандугачкай һич дия алмыйм — күбәләктәй рәүше бар.
Сандугачның, күбәләкнең һәр икәүсен бергәләп,
Һәр икәүсен бергәләп кушкач, яралган бер мәләк;
Әйләнәмне әйләнеп чыкты сихерләп, көлгәләп,
Санки сызды әйләнәмдә сихри ямьнән дүнгәләк!
Дүнгәләк берлән мине әйләндереп, чорнап алып,
Дүнгәләккә күз нурын ялгап, мине сирмәп алып;
Сандугач күк таушы берлән бик матурлап, бер көлеп,
Күбәләк күк рәүше берлән китте фырлап, җилпенеп...
Мин дә киттем, күз нурына тартылып, сәрхуш булып,
Шул сихерле дүнгәләктә коршалып, мәхбүс булып!
Шәехзадә Бабич
Фото: pixabay
Санки — гүяки. Сәрхуш — исерек. Мәхбүс — тоткын.
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи