Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Клара Булатова шигырьләре

ШАГЫЙРӘ КЛАРА БУЛАТОВАНЫҢ ТУУЫНА – 90 ЕЛ

 

Клара Булатова укучылар белән. Л.Лерон архивыннан

 

 

Хәтер

Яз җиттеме, һаман балачакның

Шул бер көне калка хәтердә:

Сандыгыннан эзләп алып әни

Алсу тасма такты чәчемә.

 

Ул үзе дә ал күлмәген киде,

Алсуланды йөзе берочтан.

Бу – Май иде, бу – 45 иде,

Әти кайткан иде фронттан...

 

Гомер үткән, дистә еллар үткән,

Язлар киткән язлар артыннан...

Ә тарихта безнең буын гомере

Шул алсулык белән балкыган.

 

 

Бәхетлеләр шунда гомер итә

Ерактагы дуслар якынрак,

Ерактагы Кояш җылырак...

Шулай дипме чыгып киткән идең,

Кайтып килдең нинди уй уйлап?

 

Ниләр генә уйлап әйләнсәң дә,

Борылганга ачык бу капка.

Үз башыннан кичкән кире какмас:

Җан тартмаса, монда кан тарта.

 

Үзең туган-үскән туфрагыңның

Һәр карышы – бакый терелек.

Бәхетлеләр шунда гомер итә,

Җаны-тәне белән берегеп.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи