Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Киттең... хушлашмадың да..."

"Киттең... хушлашмадың да..."

Белми калдым, күрми калдым:Киттең... хушлашмадың да.Эзең генә калды миңаЙөргән сукмакларыңда.Кайсы коштыр, исемең беләнСиңа кычкыра кебек;Урмандагы һәрбер чәчәкСине юксына кебек...Кая киттең? Кемнәр а...

Белми калдым, күрми калдым:
Киттең... хушлашмадың да.
Эзең генә калды миңа
Йөргән сукмакларыңда.
Кайсы коштыр, исемең белән
Сиңа кычкыра кебек;
Урмандагы һәрбер чәчәк
Сине юксына кебек...
Кая киттең? Кемнәр алды -
Давыллармы, сулармы?
Эзләреңдә - ромашкалар, -
Истәлегең шулармы?
Истәлеккә эзләреңдә
Зәңгәр гөлләр үсәләр...
Кемнәр мине юатырлар,
Гөлне карлар күмсәләр?..
Хәсән Туфан
Фото: pixabay
#Хәсән Туфан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи