Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кермә, бәгърем, кермә төшләремә...

Кермә, бәгърем, кермә төшләремә...

Кара күлмәк киеп өсләреңә,Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,Күңелемә авыр итәсең.Үпкәләгән төсле, тып-тын гына,Күзләремә карап моңсу гына,Борыласың да тагын китәсең...Кушымта:Кермә, бәгърем, кермә төшлә...

Кара күлмәк киеп өсләреңә,
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Күңелемә авыр итәсең.
Үпкәләгән төсле, тып-тын гына,
Күзләремә карап моңсу гына,
Борыласың да тагын китәсең...
Кушымта:
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Төшмә инде, төшмә исләремә,
Безнең язлар калды еракта.
Үткән язлар мәңге кире кайтмас,
Сулган гөлләр кабат чәчәк атмас,
Үкенеп тә инде, елап та.
Үткәннәрне кабат-кабат күзлим,
Аерылышуның сәбәпләрен эзлим,
Гаепләрем минем кайда соң?
Тик аңламыйм, аны табулардан,
Үткән гаепләрне танулардан,
Бүгенгегә нинди файда соң?
Кушымта.
Резеда Вәлиева
Фото: pixabay
#Резеда Вәлиева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи