Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кая шулай ашыгасың, йөрәк?

Кая шулай ашыгасың, йөрәк?

Кая шулай ашыгасың, йөрәк?Юлны күбрәк үтәр өченме?Киләчәккә җитәр өченме?Алгы көннәр ягына күз төбәп,Кая шулай ашыга соң йөрәк?Синең, бәлки, гомерең кыскадыр? —Ашкынасың алгы көннәргә...Син баш куйган...




Кая шулай ашыгасың, йөрәк?
Юлны күбрәк үтәр өченме?
Киләчәккә җитәр өченме?
Алгы көннәр ягына күз төбәп,
Кая шулай ашыга соң йөрәк?


Синең, бәлки, гомерең кыскадыр? —
Ашкынасың алгы көннәргә...
Син баш куйган зәңгәр гөлләргә,
Бәлки, берәр бәла поскандыр? —
Синең, бәлки, гомерең кыскадыр.


Һәр яңа көн - бүтәнчә яңа:
Һәрбер көннең аерым төсе бар,
Һәрбер көннең аерым эзе бар.
Кара, әйдә, туйганчы кара:
Һәр яңа көн - бүтәнчә яңа!


Безнең илләр юлы өстендә
Жуелмаслык итеп һәр иртә
Алтын эзләр калдырып китә,
Мәңгелекнең шушы төшендә, -
Безнең илләр юлы өстендә.


Кая шулай ашкына йөрәк?
Еллар тизрәк үтсен, дип микән?
Бу «язмышым» бетсен, дип микән? -
Килер көннәр ягына күз төбәп,
Кая шулай ашкына йөрәк?



Хәсән Туфан
Фото: pixabay

#Хәсән Туфан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи