Түп-түгәрәк кызыл йөздәЯсалма якты чырай.- Карап-карап торам сезгә,Сез композитор бугай.Һәркемнең хезмәте изге,Илһамнар бирсен Ходай.- Карап-карап торам сезгә,Сез архитектор бугай.Артистлар да килә бе...
Түп-түгәрәк кызыл йөздә
Ясалма якты чырай.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез композитор бугай.
Һәркемнең хезмәте изге,
Илһамнар бирсен Ходай.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез архитектор бугай.
Артистлар да килә безгә
Уңышлар жыйган көздә.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез кулай кеше безгә.
Алга китүләр бар бездә,
Кырларда уңа бодай.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез корреспондент бугай.
Әйдә, тикшер, гаеп эзлә,
Ник алай да,ник болай?
- Карап-карап торам сезгә,
Сез тикшерүче бугай...
Табак битле кызыл йөздә
Ясалма якты чырай.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез зур начальник бугай...
- Кайнар итеп кулны кыстың,
Теләсәң ничек сына,
Мин начальник түгел, дустым,
Шигырь язучы гына.
- Шигырь чыгарасың, димәк,
Сәнәгең, көрәгең юк,
Тамак туйдырырга кирәк,
Бер рәтле һөнәрең юк.
Йөри шунда малай-шалай,
Яза да - тибә трай...
Усал карап куйды агай,
Сүрелде якты чырай.
Ясалма якты чырай.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез композитор бугай.
Һәркемнең хезмәте изге,
Илһамнар бирсен Ходай.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез архитектор бугай.
Артистлар да килә безгә
Уңышлар жыйган көздә.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез кулай кеше безгә.
Алга китүләр бар бездә,
Кырларда уңа бодай.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез корреспондент бугай.
Әйдә, тикшер, гаеп эзлә,
Ник алай да,ник болай?
- Карап-карап торам сезгә,
Сез тикшерүче бугай...
Табак битле кызыл йөздә
Ясалма якты чырай.
- Карап-карап торам сезгә,
Сез зур начальник бугай...
- Кайнар итеп кулны кыстың,
Теләсәң ничек сына,
Мин начальник түгел, дустым,
Шигырь язучы гына.
- Шигырь чыгарасың, димәк,
Сәнәгең, көрәгең юк,
Тамак туйдырырга кирәк,
Бер рәтле һөнәрең юк.
Йөри шунда малай-шалай,
Яза да - тибә трай...
Усал карап куйды агай,
Сүрелде якты чырай.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала