Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Кайчандыр ишекләр ябылыр..."

"Кайчандыр ишекләр ябылыр..."

Кайчандыр ишекләр ябылыр.Ачылмас яңадан. Берсе дә.Онытып калдырган киемеңЮгалыр сөйкемле күршедә...Кайчандыр матур сүз, ялганнанСинең дә күңелең суыныр.Бер ишек, бер тупса, бер күңелИң кирәк әйбер күк...

Кайчандыр ишекләр ябылыр.
Ачылмас яңадан. Берсе дә.
Онытып калдырган киемең
Югалыр сөйкемле күршедә...
Кайчандыр матур сүз, ялганнан
Синең дә күңелең суыныр.
Бер ишек, бер тупса, бер күңел
Иң кирәк әйбер күк тоелыр...
Бер йөрәк тибешен тыңларга
Теләрсең яңа көн туганда.
Һәм җилкә эзләрсең башыңны
Салырга күңелең тулганда...
Әлегә...
Назларың җилләргә сибелә.
Ай саен яңа йөз, яңа тән...
Нигә соң яшьлекне хатасыз
Башларга ярамый яңадан?!.
Тузган тән, ясалган кашлардан
Син гарык. Аңлыйсың. Беләсең.
Тик ишек ябылмый әлегә...
Көтәсең
Келәнең кайчанрак төшәсен...
Халисә Ширмән
Фото: pixabay
#Халисә Ширмән #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи