Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Йөрәктә сөю һаман

Йөрәктә сөю һаман

Еллар уза, еллар уза,Истә гел, истә яшьлек.Күңелемнән эзләп сине,Аламын кебек дәшеп.Бергәләп атлаган идек,Алсу таңнарга табан.Мәхәббәт - һаман йөрәктә,Йөрәктә - сөю һаман.Бормалы тормыш юлыныңУзылса д...

Еллар уза, еллар уза,
Истә гел, истә яшьлек.
Күңелемнән эзләп сине,
Аламын кебек дәшеп.
Бергәләп атлаган идек,
Алсу таңнарга табан.
Мәхәббәт - һаман йөрәктә,
Йөрәктә - сөю һаман.
Бормалы тормыш юлының
Узылса да байтагы,
Хыялларның канатында
Яннарыма кайт әле.
Юлыбызда әле тагын
Очраса да киртәләр,
Безгә бәхетләр китерер
Сагындырган иртәләр.
Илгизәр Фазлуллин
Фото: pixabay
#Илгизәр Фазлуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи