Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Йолдызлар тезеп үтәрбез

Йолдызлар тезеп үтәрбез

Кояш кереп ояладыТып-тын йөрәгемә.Балкышы шаян нур булыпЧыкты йөзләремә.Балкыйм, янам, дулкынланам,Яшьлегемә кайттым.Алып менеп китте күккәАк канатлы атым.Монда дөнья гел башкача,Хисләр агымы кайнар.Т...

Кояш кереп оялады
Тып-тын йөрәгемә.
Балкышы шаян нур булып
Чыкты йөзләремә.
Балкыйм, янам, дулкынланам,
Яшьлегемә кайттым.
Алып менеп китте күккә
Ак канатлы атым.
Монда дөнья гел башкача,
Хисләр агымы кайнар.
Тамырларда дөрли-дөрли
Ага уттай каннар.
Җир белән күкләр кушылды,
Утлар белән сулар.
Йөрәккә кергән кояшта
Янды бер үк уйлар.
Шушы бәхетнең гомерен
Озынайтырга теләп,
Ак канатлы ат өстендә
Йөрдем галәм иңләп.
Бу мизгелләр уйда мең кат
Кабатланыр әле:
Бөркет яки аккош булып
Канатланыр әле.
һәм күтәрер шул канатлар
Безне югарыга.
Йолдызлар тезеп үтәрбез
Сөю юлларына.
Фәнис Яруллин
Фото: pixabay
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи