Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Йа, Ходаем, ялгызларга Бир чыдамлык, бир түзем!"

"Йа, Ходаем, ялгызларга Бир чыдамлык, бир түзем!"

Әгәр кинәт бер мизгелгәЮгалта калсам сине,Сүнәр җиһан кояшы.Син юк дөньяНинди була?Юк йолдызы, юк ае... Әгәр кинәт бер мизгелгәТормыштан җуйсам сине,Бу дөньяда мин булмам.Синсез дөнья - сансыз гомер,Я...

Әгәр кинәт бер мизгелгә
Югалта калсам сине,
Сүнәр җиһан кояшы.
Син юк дөнья
Нинди була?
Юк йолдызы, юк ае...
Әгәр кинәт бер мизгелгә
Тормыштан җуйсам сине,
Бу дөньяда мин булмам.
Синсез дөнья - сансыз гомер,
Яшәр минем күләгәм...
Әгәр кинәт бер мизгелгә
Югалып куйсам үзем,
Син дә йомарсың күзең...
Йа, Ходаем, ялгызларга
Бир чыдамлык, бир түзем!
Халисә Ширмән
Фото: pixabay
#Халисә Ширмән #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи