1946 елда мәктәп бусагасын атлап кергән Хатыйп Йосыф угылы 1957 елда аны тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алу бәхетенә иреште. Бу вакытта әле унбер еллык укыту системасы булмаса да, без фәкыйрегезнең урта белем алу вакыты дистә елдан артып китте. Димәк, ул классында бер ел утырып калган булып чыга. Әмма алай уйларга әле ашыкмагыз.

Кол Галинең мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» дастаны (1212-1233) – Болгар чоры әдәбиятының бөек ядкяре. Анда, Йосыф сюжетына нигезләнеп, мәхәббәт, тугрылык, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте, сүз һәм гамәл берлеге һәм башка мәсьәләләр сәнгати гәүдәләнеш таба. Бу әсәр тууыннан алып хәзергәчә халкыбызның юлдашы булды, рухи тормышка гаять көчле тәэсир ясап килде.
1946 елда мәктәп бусагасын атлап кергән Хатыйп Йосыф угылы 1957 елда аны тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алу бәхетенә иреште. Бу вакытта әле унбер еллык укыту системасы булмаса да, без фәкыйрегезнең урта белем алу вакыты дистә елдан артып китте. Димәк, ул классында бер ел утырып калган булып чыга. Әмма алай уйларга әле ашыкмагыз.
Мин башлангыч мәктәпне туган авылым Апачта (ул хәзер Зәй районына керә), җидеелык белемне күршедәге Пидәрдә (Федоровкада) алдым. Якын-тирәдә генә урта мәктәп булмау һәм кайбер башка сәбәпләр аркасында бер ел колхозда эшләргә туры килде. Алга таба укуымны үзебездән 25 чакрым ераклыктагы Иске Кәшер урта мәктәбендә дәвам иттем. Сарман районында урнашкан бу уку йорты ул вакытта зур һәм билгеле иде. Анда күп кенә тирә-юнь, кайбер ерак авылларның да балалары белем алды. Өчәр-дүртәр параллель сыйныфлар да булган бу мәктәптә укыту татар телендә алып барылды. Рус һәм чит (нигездә, немец) телләрне дә ныклап өйрәтүләрен хәтерлим. Бу мәктәпне тәмамлаучыларның зур өлеше (аерым елларда 70-80 проценты) алга таба укуларын университет-институтларда (күпчелеге Казан университетында, КАИда) дәвам иттерәләр иде. Урта мәктәптә мин «Кыйссаи Йосыф» әсәрен ничек, ни рәвешле өйрәтүләрен бик хәтерләмим. Әдәбият курсында бераз гына белешмә биреп киттеләр бугай. 1959-1964 елларда без фәкыйрегез Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият бүлегендә белем-тәрбия алды.

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Хатыйп Миңнегулов Чаллы дәүләт педагогика университетында Кол Галинең 850 еллыгы һәм аның «Кыйссаи Йосыф» поэмасына 800 ел якынаю уңаеннан үткәрелгән семинарда чыгыш ясады. /Фото – tatngpi.ru
Мәгълүм ки, ХХ гасырның урталарыннан башлап, аеруча шәхес культы фаш ителгәннән соң, рухи-әдәби мирасны тикшерү-өйрәнүгә игътибар артты. Котб, Сәйф Сараи һәм кайбер башка «борынгы» чор каләм әһелләренең исемнәре, әсәрләре әкренләп үз укучыларына кайтарыла башлады. Бу юнәлештә Җәвад Алмаз, Хатыйп Госман кебек остазларыбыз башлап йөрүчеләр булды. Шул дулкында без студентларга да «Борынгы әдәбият» дип йөртелгән курстан, шул исәптән «Кыйссаи Йосыф» буенча да теге яки бу күләмдә белем-мәгълүматлар җиткерү артты.
Университетны тәмамлаганнан соң өч елдан артык Сарман районында мәктәп директоры, партия мәгариф кабинеты мөдире булып эшләгән Хатыйп Йосыф угылын 1967 елның ноябрендә үзе укыган дарелфөнүннең татар әдәбияты кафедрасына мөгаллим итеп чакырдылар. Шуннан бирле без фәкыйрегез инде ярты гасырдан артык шушы кафедрада укытучы (ассистент, өлкән мөгаллим, доцент, профессор, мөдир...) вазифаларын башкарып килә. Мәгълүм ки, вуз мөгаллиме үзе укыта торган предмет, тармак буенча гыйльми-тикшеренү эшләре дә алып барырга тиеш. Хатыйп Миңнегулов та бу зарури хакыйкатькә тугры калып, булдыра алган кадәр гыйльми-методик эшләр башкара килде. 1972 елда кандидатлык, 1991 елда докторлык диссертацияләрен яклый, шактый гына фәнни, методик хезмәтләр яза, дәреслек-әсбаплар, программалар төзи.
Университетта без алып бара торган төп һәм даими курсларның берсе – «Борынгы әдәбият» (ягъни «Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты») предметы. Безнең эшчәнлекнең шактый өлеше (лекция-семинарлар уздыру, курс һәм диплом эшләре яздыру да) шушы өлкә белән бәйле.
Билгеле ки, «Борынгы әдәбият» һәм татар сүз сәнгате тарихы курсы теге яки бу дәрәҗәдә Кол Гали әсәре белән багланышлы*. Шуңа нисбәтән, бу хакыйкый чынбарлык безнең педагогик һәм гыйльми эшчәнлектә дә искә алына. Казан университетында һәм кайбер башка уку йортларында (шул исәптән укытучылар курсларында) сөйләнгән лекцияләрендә, уздырылган семинар-гамәли дәресләрдә Хатыйп Йосыф угылы, бер яктан, «Кыйссаи Йосыф» турында фәндә тупланган факт-мәгълүматларны, икенче яктан, үзенең шәхси гыйльми-тикшеренү нәтиҗәләрен аудиториягә җиткереп барырга тырышты. Анда әйтелгән фикер-күзәтүләр тиз арада кавемдәшләребезнең, тыңлаучыларның күңел хәзинәсенә, еш кына авторы телгә алынмаган мәгълүматка әйләнде.
Хатыйп Миңнегуловның басма мирасында Кол Гали әсәре турында махсус мәкалә-хезмәтләр дә, аңа теге яки бу дәрәҗәдә нисбәтле язмалар да бар. Аларның шактый өлешен безнең кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрендә, «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» (К., 2014. – 288 с.), «Записи разных лет» (К., 2010. – 407 с.) һәм кайбер башка монография-җыентыкларында очратабыз. Галимнең КФУ һәм «Халыкара төрки Академия» (Астана) хезмәттәшлеге кысаларында язылган «Идея государственности в тюрко-татарской литературе VII-XVI вв.» хезмәтендә (К., 2016) «Размышления Кул Гали о пророке-правителе» дигән махсус бүлек тә бар (29-40 б.). Хатыйп Миңнегуловның «Кыйссаи Йосыф» турында конференцияләрдә күп мәртәбәләр докладлар сөйләгәне, студентлардан курс һәм диплом эшләре яздырганы бар. Аның бу темага мөнәсәбәтле хезмәтләргә (болар арасында Р.Ганиева, Н.Хисамов, М.Әхмәтҗановның һ.б. китаплары да бар) рецензия-бәяләмәләре дә билгеле.
«Мирас» журналының 1995 елгы 1, 2, 3 саннарында Хатыйп Йосыф угылының «Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди...» дигән шактый күләмле язмасы нәшер ителгән. Анда «Кыйсаи Йосыф» әсәренең кулъязмалары, басма нөсхәләре, өйрәнелү тарихы, сюжет нигезе, эчтәлеге, идея-эстетик үзенчәлекләре, традицияләре, рухи тормышыбыздагы урыны махсус рәвештә шактый тулы яктыртыла.
Мәгълүм булганча, узган гасырның 90 елларында – ХХI йөзнең башларында, җәмгыятьне үзгәртеп коруларга нисбәтән, милли хәрәкәтнең көчле дулкынында мәктәпләр, уку йортлары өчен әдәбияттан яңа программалар, дәреслек-хрестоматияләр язу бурычы куелды. Бу тарихи заруриятне тирәнтен аңлап, Хатыйп Миңнегулов та бу изге, саваплы эшләргә ныклап тотынучыларның берсе иде. Аның тарафыннан татар гимназияләрең һәм мәктәпләренең IX сыйныфлары, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, көллият һәм лицей укучылары өчен дәреслек һәм хрестоматия әзерләнеп, 1994, 1995 елларда 30-35 әр мең тираж белән нәшер ителде. Бу басмаларның төп өлеше («Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты» тулысынча, XIX йөзнең аерым бүлекләре) Хатыйп Миңнегулов тарафыннан язылган. Каюм Насыйрилар яшәгән гасырның дистәләгән әдибе доцент Шәйхи Садретдинов каләме белән яктыртылган. Шунысын да әйтик: бу дәреслек-хрестоматияләр ике гасыр аралыгында берничә мәртәбә нәшер ителде, педагогик процесста киң таралыш тапты, уңай бәя алды. Аңа багышлап хәтта укытучы-шагыйрә Клара Булатова 1997 елда махсус шигырь дә язды:
IX сыйныф дәреслегенең авторы Хатыйп Миңнегуловка
Кулларга алганнан бирле
Сезнең дәреслек белән
Кемнәрдер иза чигәдер,
Ә мин рәхәт чигәм.
Әдәбият һәм тарихны
Бергә бәйләгән китап:
Үзе олы бер дөнья ул, –
Рәхмәтебез бихисап.
Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов мәкаләсендә «(аның) дәреслекләре “бүгенге әдәбият белемебезнең таләпләре буенча, белеп, бай итеп язылган» дигән юллар да бар (Хатыйп Миңнегулов. Биобиблиографик күрсәткеч. – К., 2008, – 12 б.)
Шунысын да искәртик: бездә еш кына дәреслекләр фәнни тикшеренүләрдә гыйльми яктан тиешенчә бәяләнми, төрле басмалардан, чыганаклардан алынган материалларны туплау, төзү рәвешендәрәк кенә карала. IX сыйныфка адресланган әлеге әдәбият дәреслеге исә оригиналь фикер-күзәтүләрне үз эченә алган басмалар рәтендә. Р.Ганиева, Ф.Нуриева, Ф.Әгъзамов, М.Әхмәтҗанов һәм кайбер башка галимнәр аның оригинальлек ягына югары бәя бирә, анда авторлык, фәннилек башлангычларның көчле булуына, әдәбият тарихының халык тарихы белән тыгыз бәйләнештә яктыртылуына басым ясый. Бу сыйфатлар дәреслекнең «Кыйссаи Йосыф» бүлегендә аеруча ачык күренә. Биредәге текст үзенең эчтәлеге, төзелеше белән безнең «Мирас» журналында басылган (1995. – №1, 2, 3) язмага якын. Арада хосусый аермалар, кайбер кыскартылган өлешләр генә бар. Дәреслектәге «Кол Гали» кисәге, гомумән «Кыйссаи Йосыф» турында фәнни, методик мәгълүматларның төп өлешен чагылдыра. Ул бүгенге укучыларның ихтыяҗларына да җавап бирерлек. Хрестоматиядә урнаштырылган текстта да Кол Гали әсәренең шактый өлеше тиешле шәрех-аңлатмалар белән бирелгән.
1996 елда рус мәктәпләренең X сыйныфларында укучы татар балалары өчен «Татар әдәбияты» исемендә дәреслек-хрестоматия нәшер ителгән иде (Тиражы – 38100). Октябрьгә кадәрге татар әдәбиятының бу китаптагы Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз өлешләре безнең тарафтан, ә ХХ йөз башы сүз сәнгатенең аерым бүлекләре укытучы Н.Гыймадиева тарафыннан әзерләнгән.
-------------------------------------------------------------------
* Моннан йөз еллар Гаяз Исхакый үзенең «Татар әдәбиятына бер караш» исемле хезмәтендә «Кыйссаи Йосыф»ка югары бәя бирә, аның «шигърияте куәтле» булуын искәртә. Әлеге әсәрнең «татарларда һәр заманда мәгърур һәм мәгълүм булуы»на басым ясый («Безнең мирас». 2024. – № 2. – 63-64 б.).
Бу басманың 14 битен алган бүлектә җыйнак кына итеп Кол Гали, аның әсәренең эчтәлеге, идея-сәнгати хосусиятләре хакында фикер-күзәтүләр бәян ителә, поэманың аерым фасыллары да укучыларга тәкъдим ителә.
IX сыйныф дәреслеге, хрестоматиясе кебек бу китап та аерым үзгәреш-өстәмәләр һәм зур тиражлар белән берничә тапкыр нәшер ителде. Хәзер дә ул аерым мәктәпләрдә әсбап рәвешендә кулланылуын дәвам итә.
Соңгы еллардагы мәкалә-хезмәтләребез, җыентыкларыбызда да Кол Гали тематикасы теге яки бу күләмдә яктыртылып килә, аеруча «Кыйссаи Йосыф»ның рухи тормышыбыз тарихында, гарәп, фарсы, төрки әдәби багланышлар контекстында тоткан урынына җитди игътибар ителә.
Энциклопедия-белешмәлекләрдә безнең тарафтан язылган материалларда да Кол Гали тематикасы еш кузгатыла.
ИСТӘЛЕКЛЕ ДАТАЛАРГА БАГЫШЛАНГАН ОЧРАШУ
1983 елда ЮНЕСКО карары белән Кол Галинең тууына – 800, әсәренең язылуына 750 ел тулу киң планда, халыкара масштабта билгеләп үтелгән иде. Төрле юбилей чаралары, конференцияләр уздырылу, мәкалә-хезмәтләр дөнья күрү, төрле сәнгать әсәрләре иҗат ителү күбебезнең хәтерендә. Әгәр дә яңа, өстәмә фактлар табылмаса, яңадан берничә елдан бу авторның тууына – 850, әсәренең иҗат ителүенә 800 ел тулачак. Шактый истәлекле даталар! Инде аерым оешмаларда, уку йортларында боларга хәзерлек эшләре дә башланды. Шундыйларның берсендә 2025 елның 28 октябрендә без фәкыйрегезгә дә катнашырга туры килде. Ул чара Чаллы педагогия университетының Актлар залында үткәрелде.
Аңа әзерлек алдыннан мин Кол Галигә мөнәсәбәтле фәнни, методик әдәбият, материаллар, шул исәптән үзебезнең мәкалә-хезмәтләрне дә булдыра алган кадәр искә төшерергә тырыштым. Шушы процесс вакытында туган кайбер фикерләрне дә атап китәм. Баксаң, бер гасырдан да ким вакыт эчендә «Кыйссаи Йосыф» турында шактый хзезмәтләр язылган, әдәби, сәнгати әсәрләр туган икән. Бу юнәлештә аеруча Ф.Фәсиев, Н.Хисамов, Р.Ганиева һәм кайбер башка каләм әһелләренең нәтиҗәле эшчәнлекләре игътибарга лаек.
Әмма аларны барлаганда Хисам Мөхәммәтовның (1914-1991) исеме бик телгә алынмый, хәтта белешмә-энциклопедияләрдә дә аның хакында мәгълүмат күзгә ташланмый. Ә бит ул 1963 елда дөнья күргән «Борынгы татар әдәбияты» китабында «Кыйссаи Йосыф» хакында беренчеләрдән булып шактый мәгълүматлар бирә, аның әсәрен укучыларга тәкъдим итә. Ни аяныч, Кол Гали тематикасын өйрәнүчеләрнең инде күпчелеге бакыйлыкка китеп барды. Ә аларны алыштыручылар бик аз күренә. Шулай да алар арасында соңгырак вакытта җитди генә хезмәтләр язучы авторлар бар (А.Ахунов, Р.Мәрдәнов һ. б.).
Әйткәнебезчә «Кыйссаи Йосыф» шактый өйрәнелгән. Әмма әле бу өлкәдә ачыклыйсы урыннар да бар. Бигрәк тә бу авторның тормыш юлы, нәсел-нәсәбен ачыклау өлкәсендә. Таҗеддин Ялчыголның «Тәварихе Болгария» (1806) әсәрендәге мәгълүматлар күрсәтүенчә, Кол Гали Кашан, «Зәй тамагы» кебек төбәкләрдә яшәгән Мирхаҗи гаиләсендә туып үсә, аннан Харәземдә укый, «45 ел мөдәррис була». Ахыргы гомерен туган якларында («Зәй тамагы»нда) һәм Чирмешән буйларында уздыра. «110 яшендә вафат була» (Тәварихе Болгария. – К., Хозур, 2014. – 20-21 б.). Әмма бу мәгълүматлар үзләренә тәнкыйди карауны сорый. Чөнки «Тәварихе Болгария»дә, әкияти, риваяти башлангыч өстенлек итә. Бу аеруча елларны, кешеләрнең гомер баскычларын, яшьләрен күрсәтүдә үзен нык сиздерә.
Кол Галинең исемен мәңгеләштерү, халык хәтерендә саклау юнәлешендә билгеле бер эш-гамәлләр кылыну күпләргә мәгълүм. Казанның шактый гына кеше яши торган бер урамы шагыйрь исемен йөртә. Меңъеллык паркында аның күркәм генә сыны бар. Әмма бу һәйкәл, ничектер, игътибардан читтәрәк кала килә, хәтта «Шигырь бәйрәмнәре»ндә, истәлекле вакыйгалар уңае белән аңа чәчәкләр кую да юк дәрәҗәсендә. Ике гасыр аралыгында фән докторлары Флүн Мусин, Әхмәд Сәхапов һәм янә берничә милләтпәрвәр инициативасы белән татарга аеруча нәтиҗәле хезмәт итүче затларга «Кол Гали исемендәге Халыкара премия» бирү гадәткә кергән иде [Заманында (1998 елда) без фәкыйрегез дә ул дәрәҗәле премиягә ия булган иде]. Әмма бераздан, ни сәбәптәндер, бу истәлекле чара бетерелде. Бәлки аны яңадан торгызырга кирәктер!?
Чаллыда 28 октябрьдә үткәрелгән төбәкара семинарның темасы «Кол Галинең иҗат мирасы: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәдәниятебез диалогы һәм предметара бәйләнешләр» дип билгеләнгән иде. Анда, нигездә, шәһәрнең һәм шул төбәкнең тел-әдәбият укытучылары җыелды. Студентлар, гыйлем, мәдәният әһелләре, журналистлар да катнашты. Шактый күп кеше җыелган бу чараны Чаллы педуниверситеты ректоры Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова ачып җибәрде. Ул үзенең кереш сүзендә милли-рухи мирасны өйрәнүнең әһәмияте, педагогик кадрлар тәрбияләү һәм кайбер башка мәсьәләләргә тукталды. Без фәкыйрегезнең дә эшчәнлеге күпкырлы, нәтиҗәле булуы, аның Чаллы төбәге белән даими бәйләнешләре ассызыкланды.
Семинарда куелган проблема буенча төп сүзне Хатыйп Йосыф угылы әйтте. (Залда аның хезмәтләренең махсус стенды да куелган иде). Ул үзенең сәгать ярымлык чыгышын «Кыйссаи Йосыф», аның идея-эстетик эчтәлеге, традицияләре, шулай ук әдәби мирас, аны яшь буынга җиткерүнең мөһим мәсьәләләре хакында фикер-күзәтүләрен бәян итте, сорауларга җавап бирде. Фикер алышуларда, җыелышта Радик Галиуллин, Лилия Хөснетдинова, Илзирә Мөбарәкшина һәм кайбер башка галимнәр дә катнашты. Бу чараның бик тә файдалы, истәлекле булуы искәртелде. Хатыйп Йосыф угылы бу семинарга чакырулары, анда чыгыш ясарга мөмкинлек бирүләре, кадер-хөрмәтләре өчен педуниверситет җитәкчелегенә, шәһәр мәгариф идарәсенә, укытучыларга үзенең ихласи рәхмәтен җиткерде. Әлеге чара, без фәкыйрегезнең интервью-чыгышлары электрон челтәрләрдә дә шактый тулы гәүдәләнеш тапты.
Чаллы турында сүз чыккач, бу төбәккә үземнең шәхси мөнәсәбәтем хакында да берничә сүз әйтү, шәт, артык булмастыр (Аларның кайберләрен мин семинардагы чыгышымда да телгә алдым).
Без фәкыйрегез туып-үскән, укыган, берничә еллар эшләп алган Зәй, Сарман яклары Чаллы тирәләрендә генә. Шуңа күрә мин бу шәһәргә «килдем» дип сөйләмим, «кайттым» дип әйтәм. Минем анда элек-электән күп мәртәбәләр булганым бар. Элеваторына машинада «грузчик» булып ашлык ташыган чаклар хәзер дә хәтердә. Казанга барып-кайтуларның да шактые Чаллы аша пароходта булды. Университетта эшләү елларында Хатыйп Йосыф улы Чаллыдагы төрле чараларда, конференция-семинарларда катнашып килә. Казан университетының биредәге филиалында мин дистә еллар укытып та йөрдем. Күпләгән мәдәни, гыйльми чараларда да даими катнашып торам. 90 елларның уртасындагы бер вакыйга аеруча күңелгә сеңеп калган. Югарыда телгә алынган IX сыйныф дәреслеге дөнья күргәч, аны «авыр» дип зарланучылар да булды. Шунда мине Мәгариф министрлыгы Чаллыга җибәрде. Шәһәрнең һәм шул төбәкнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мин берничә көнлек семинар уздырдым. Аңа күп кенә җәмәгатьчелек вәкилләре, зыялыларыбыз да йөрде. Шушы вакыт эчендә без Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз әдәбияты, аның дәреслеге буенча фикер алыштык, тәҗрибә уртаклаштык. Шуннан соң дәреслек «авыр» дип зарланучылар да туктады.
Чаллы – татар мәдәнияте милли хәрәкәтенең мөһим бер үзәге дә булды. Факил Сафин җитәкчелегендәге биредәге Татарстан Язучылар берлеге бүлеге дә гаять актив иҗади, мәдәни-мәгърифәти эшчәнлек алып бара. Аның мәктәпләр белән элемтәләре, халык белән даими диалоглары башка төбәкләрнең дә каләм әһелләренә үрнәк булып тора.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала