Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сания Гәрәбә. Хыялый

Сания Гәрәбә. Хыялый

Туганымның хәлен белдем әле,Дусларыма сәлам юлладым.Шелтәлиләр: "Хәбәр-хәтерең юк,Бу арада кая югалдың?"Хәл белешү олы терәк икән,Зур юаныч - ара еракта."Сау гынамы?" дигән бер хәбәр дәШифа булып ятты...

Туганымның хәлен белдем әле,
Дусларыма сәлам юлладым.
Шелтәлиләр: "Хәбәр-хәтерең юк,
Бу арада кая югалдың?"

Хәл белешү олы терәк икән,
Зур юаныч - ара еракта.
"Сау гынамы?" дигән бер хәбәр дә
Шифа булып ятты йөрәккә.
...Үзе белән үзе сөйләшкәндә
Күрсәк берсен, артык уйламый,
Узып киткәч, әйтеп куя идек:
"Бу бичара бераз хыялый..."

Адым саен хәзер "бичара"лар -
Үз-үзенә кереп бикләнгән.
"Хыялый"лар арта көнләп-айлап,
"Ни булды?" дип бармы шикләнгән?
Чир-сырхаулар килми тормаган да,
Дөнья безне азмы сынаган?!
Авыр чакта әмма аеры-аеры
Кача торган гадәт булмаган.
Саташабыз: дөньясы да, диеп,
Шул ук "хыялый"лар кулында.
...Савыгырбыз, бары берләшсәк без
Тәкъвалык һәм иман юлында.
Дус-ишләрнең хәлен белдем әле,
Кардәшемә хәбәр юлладым.
Үзем сыман берәр хыялыйга
Җылы бирмәмме дип уйладым.
Фото: pixabay
#Сания Әхмәтҗанова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи