Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ренат Харис. Гашыйк кеше көчлерәк

Ренат Харис. Гашыйк кеше көчлерәк

Эзләдем дә таптым сине —каршыңда басып торам.Ник эзләдең, дип сорама,ничек таптың, дип сора.Талпынган чакта йөрәк,барлык-барлык тылсымчыдангашыйк кеше көчлерәк,гашыйк кеше көчлерәк,гашыйк кеше көчлерә...

Эзләдем дә таптым сине —
каршыңда басып торам.
Ник эзләдең, дип сорама,
ничек таптың, дип сора.
Талпынган чакта йөрәк,
барлык-барлык тылсымчыдан
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк!
Киез Каз юлларында мин
адашам диеп торам.
Ник алдың, диеп сорама,
Ничек кайттың, дип сора.
Талпынган чакта йөрәк
барлык-барлык тылсымчыдан
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк!
Йолдызлардан нур алганда
янып үләм дип торам.
Ник алдың, диеп сорама,
ничек түздең, дип сора.
Талпынган чакта йөрәк,
барлык-барлык тылсымчыдан
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк!
Фото: pixabay
#Ренат Харис #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи