Мал таптап бетергән каберләр.Зираты коймасыз, киртәсез.Өметсез кешеләр яшәгән,Кадерсез авыл, дип китәсез.Изелгән урамнар чирәмсез,Авышкан, кыйшайган ямьсезлек.Бүртенгән борыннар, күремсез,Йөзләрдә кыр...
Мал таптап бетергән каберләр.
Зираты коймасыз, киртәсез.
Өметсез кешеләр яшәгән,
Кадерсез авыл, дип китәсез.
Изелгән урамнар чирәмсез,
Авышкан, кыйшайган ямьсезлек.
Бүртенгән борыннар, күремсез,
Йөзләрдә кыргыйлык, гамьсезлек.
Монда да ал таңнар аттылар,
Тирбәлде каены, нараты.
Кибеттә аракы саттылар,
Йөз шешә, мең шешә аракы.
Тирбәлә зирәкләр, юкәләр,
Күңелләр эчүдә, этлектә.
Кешеләр шәһәргә китәләр,
Ни көтеп яшәсен чүплектә!
Гәҗиттә язалар: “Алдынгы...
Яңалык... Баһадир... Культура... ”
Кемгәдер ышанып, алданган
Кешеләр бу, дигән уй тора.
Зираты коймасыз, киртәсез.
Өметсез кешеләр яшәгән,
Кадерсез авыл, дип китәсез.
Изелгән урамнар чирәмсез,
Авышкан, кыйшайган ямьсезлек.
Бүртенгән борыннар, күремсез,
Йөзләрдә кыргыйлык, гамьсезлек.
Монда да ал таңнар аттылар,
Тирбәлде каены, нараты.
Кибеттә аракы саттылар,
Йөз шешә, мең шешә аракы.
Тирбәлә зирәкләр, юкәләр,
Күңелләр эчүдә, этлектә.
Кешеләр шәһәргә китәләр,
Ни көтеп яшәсен чүплектә!
Гәҗиттә язалар: “Алдынгы...
Яңалык... Баһадир... Культура... ”
Кемгәдер ышанып, алданган
Кешеләр бу, дигән уй тора.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала