Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәнис Яруллин. Кемдер өчен

Фәнис Яруллин. Кемдер өчен

Онытмассың диеп өметләнмим,Онытырсың хәтта төсемне.Башка хисләр бик тиз күмеп китәрЯлгыш кына күргән төшеңне.Онытырга теләмәгәндә дәОныттыра торган сәбәп бар:Икебезне ике төрле итепКүрсәтә шул безнең...

Онытмассың диеп өметләнмим,
Онытырсың хәтта төсемне.
Башка хисләр бик тиз күмеп китәр
Ялгыш кына күргән төшеңне.
Онытырга теләмәгәндә дә
Оныттыра торган сәбәп бар:
Икебезне ике төрле итеп
Күрсәтә шул безнең сәгатьләр.
Сәгатьләрне дөресләп тә булыр,
Тик «дөресләп» булмас вакытны.
Кемдер өчен тәүге сөюләр бит
Кемдер өчен була актыккы.
Фото: pixabay
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи