Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Халисә Ширмән. "Елмаюың калган күңелдә..."

Халисә Ширмән. "Елмаюың калган күңелдә..."

Миндә әле синең җылың калган −Елмаюың калган күңелдә.Хисләр генә, җавап табалмыйча,Шигырь булып, җилгә сибелә...Миндә - көзләр..Синдә - язлар һаман.Миндә - шәфәкъ, синдә - таң гына...Әйтелмичә калган...

Миндә әле синең җылың калган −
Елмаюың калган күңелдә.
Хисләр генә, җавап табалмыйча,
Шигырь булып, җилгә сибелә...
Миндә - көзләр..
Синдә - язлар һаман.
Миндә - шәфәкъ, синдә - таң гына...
Әйтелмичә калган "Рәхмәт!" сүзе
Җаннан очам диеп талпына...
Юк!
Рәхмәт әйтмәм инде. Артык авыр,
Сиңа карап нидер әйтүе.
Шушы була микән мәхәббәтнең
Кулын болгап, бездән китүе?!
Тик нигә соң исемең ишетсәм дә,
Якты нурга дөнья күмелә?!.
...Миндә әле синең җылың калган -
Елмаюың калган күңелдә...
Фото: pixabay
#Халисә Ширмән #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи