Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Чит җирләрдә хәлең ничек, балам?

Чит җирләрдә хәлең ничек, балам?

Чит җирләрдә хәлең ничек, балам,Рәнҗетмиме узган-тузганы?Чык тамчысы кебек күңелеңнеКапладымы шәһәр тузаны?Чит җирләрдә ничек, бездәгечәКөндез кояш, төнлә аймы ул?Оҗмах булсын, ләкин туган җирдәнКадер...

Чит җирләрдә хәлең ничек, балам,
Рәнҗетмиме узган-тузганы?
Чык тамчысы кебек күңелеңне
Капладымы шәһәр тузаны?

Чит җирләрдә ничек, бездәгечә
Көндез кояш, төнлә аймы ул?
Оҗмах булсын, ләкин туган җирдән
Кадерлерәк җирләр бармы ул?
Сагынулар шулай сарымы да,
Кайгы бездәгедәй карамы?
Зәңгәр күктә кыр казларын күрсәң,
Йөрәккәең әрнеп каламы?
Иртәләрен минем кебек назлап
Уятучы җаннар бар микән?
Йөргән юлың күңелеңдәй киңме,
Әллә эз сыймаслык тар микән?
Чит җирләрдә ничек, сары көзләр
Сагыш утларына саламы?
Туган җирең сагынудан, балам,
Йөрәккәең тоташ ярамы?
Язлар ничек анда, кышлар ничек -
Буладыр бит кары-бураны.
Адашмасын балам буранда, дип
Дога әйтеп сузам кулларым.
Чит җирләрдә хәлең ничек, балам,
Рәнҗетмиме дусты-дошманы?
Чит җирдә дә узып булмый шул ул,
Узып булмый язмыш кушканны...
Нурлан Ганиев
Фото: pixabay
#Нурлан Ганиев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи