Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Чәчемне яңадан үр әле..."

"Чәчемне яңадан үр әле..."

Чәчемне яңадан үр әле,сүтелде ярсулы җилләрдә.Кайтыр дип әйләнеп киредән,минут та яныңнан җибәрмә.Чәчемне яңадан үр әле,тузгыды койганда яңгырлар.Тын алмый тыңлачы бер генә,сиңа дип аталган сүзем бар....



Чәчемне яңадан үр әле,
сүтелде ярсулы җилләрдә.
Кайтыр дип әйләнеп киредән,
минут та яныңнан җибәрмә.


Чәчемне яңадан үр әле,
тузгыды койганда яңгырлар.
Тын алмый тыңлачы бер генә,
сиңа дип аталган сүзем бар.


Чәчемне яңадан үр әле,
чыланган һәрберсен киптереп...
Үр әле чәчемне яңадан
гомергә сүтелмәс иттереп.

Энҗе Хөсәенова


Фото: pixabay



#Энҗе Хөсәенова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи