Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Бүләк итче

Бүләк итче

Бер көнеңне бүләк итче миңа,Сорамыймын шуннан артыгын.Өр-яңадан терелеп китсен әлеҮлеп бара торган шатлыгым.Шатлык учак бит ул, ә учаккаУтын өстәп тору кирәкле.Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп,Салып торам...

Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Сорамыймын шуннан артыгын.
Өр-яңадан терелеп китсен әле
Үлеп бара торган шатлыгым.
Шатлык учак бит ул, ә учакка
Утын өстәп тору кирәкле.
Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп,
Салып торам анда йөрәкне.
Йөрәк инде өзелеп бетеп бара,
Ягармындыр, ахры, җырларны.
Ә ягарга җырларым да бетсә,
Ни эшләргә калыр аннары?
Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Синең нурың калсын өемдә.
Кабызырмын аны кояш итеп
Җанда кояш сүнгән көнемдә.
Фәнис Яруллин
Фото: pixabay
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи