Журнал «Безнең мирас»

Безнең шәһәр яшьләре




Тәмсез сүз авызда, гамьсез уй —
Урамнан яшьләр, әй, узалар,
Кызганып тәртипкә чакырсаң,
Холыксыз юләрдәй кызалар.


Бер-берсен үтереш-бетереш, -
Кайдан бу кыргыйлык зәхмәте?
Нигә соң коткармый аларны
Атаның-ананың рәхмәте?


Шәфкатен-рәхмәтен кызганып,
Нәрсәләр оталар аналар?
Отылган, тотылган хәлендә
Кызганыч сулкылдый балалар...


Искитеп, аптырап йөрим мин,
Ярдәмем күрсәтим соң ничек?
Әллә бик ерактан киләмме,
Күперләр сүтелгән, юк кичү?..


Аһ, оят, аһ, хурлык, әйтсәм дә,
Битләрем-йөзләрем кызара...
Шул хәлгә төшсен лә бичара -
Кемгәдер ир бала, кыз бала...





Бикә Рәхимова
Фото: pixabay

Теги: Бикә Рәхимова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру