Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Без хатын-кызлар ич...

Без хатын-кызлар ич...

Без хатын-кызлар ич...Яшьлектә генә улКычкырып көләсең,Үкереп елыйсың -Беркемнән яшереп тормыйсың.Күңелең шар ачык -Чаршау да, пәрдә дә кормыйсың.Яшь чакта тормышыңТөп-төгәл, түгәрәк.Ә үзең -Гөлләрдән...

Без хатын-кызлар ич...
Яшьлектә генә ул
Кычкырып көләсең,
Үкереп елыйсың -
Беркемнән яшереп тормыйсың.
Күңелең шар ачык -
Чаршау да, пәрдә дә кормыйсың.
Яшь чакта тормышың
Төп-төгәл, түгәрәк.
Ә үзең -
Гөлләрдән яралган
Бер гамьсез күбәләк...
Без хатын-кызлар ич...
Яшьлектә генә ул
Өлеш юк, бүлеш юк,
Шобага салыш юк,
Җирәбә тотыш юк,
Үлчәүләр тип-тигез -
Отылу, отыш юк...
Без хатын-кызлар ич...
Бүгенге ул нәрсә -
Без алга, иртәгә
Йөз тотып яшибез.
Бүгенгә дәшмибез.
Кайвакыт сагаеп,
Саргаеп китсәк тә,
Яисә өметләр
Киселсә кисәктән,
Юк әле бирешү -
Бөрешү эшмени!
Без кабат дөрлибез,
Без хатын-кызлар ич,
Көтәбез,
Ышанып яшибез!..
Лена Шагыйрьжан
Фото: pixabay
#Лена Шагыйрьҗан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи