Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Бердәнберең

Бердәнберең

Хаста булыр үзе.Ә бeлгeртмәс.Исән-сау мин, дияр хатында.«Кайт!» дип язмас.Үлемнәре сөйләрозак авыруы хакында.Азып-тузып кайтсаң -сыендырыр.Кеше итәр сине -сер бирмәс.Соңгы кисәк икмәге дә бетәр -берка...

Хаста булыр үзе.
Ә бeлгeртмәс.
Исән-сау мин, дияр хатында.
«Кайт!» дип язмас.
Үлемнәре сөйләр
озак авыруы хакында.
Азып-тузып кайтсаң -
сыендырыр.
Кеше итәр сине -
сер бирмәс.
Соңгы кисәк икмәге дә бетәр -
беркайчан да
«Туйдым, кит!» димәс.
Бурычларың булса, и зимагур,
соңгы шәлен сатар түләргә.
Синең туган минутыңнан башлап
синең өчен әзер үләргә.
Үтә күрер сине.
Сүзсез аңлар.
Аның күңелен һични алдамас.
Нинди генә җинаятьләр кылма -
хөкем итәр,
ләкин каргамас!
Аның өчен син һәрвакыт - кеше.
Мəңге шулай булып кала ул.
Аңлый алсаң,
бердәнберең синең
тик бер генә кеше -
ана ул!
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay
#Кадыйр Сибгатуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи