Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Берәү белән берәү арасы

Берәү белән берәү арасы

Мин берәүнең генә назлы яры,Тик берүнең генә иркәсе.Һәм минем дә шул берәүне генәКилә гел бәхетле итәсем.Мин берәүнең генә мәхәббәте,Шул берәүнең генә сөйгәне.Бәхет өчен җитә шул берәүнең“Мин яратам с...

Мин берәүнең генә назлы яры,
Тик берүнең генә иркәсе.
Һәм минем дә шул берәүне генә
Килә гел бәхетле итәсем.
Мин берәүнең генә мәхәббәте,
Шул берәүнең генә сөйгәне.
Бәхет өчен җитә шул берәүнең
“Мин яратам сине!” дигәне.
Берәүләрнең, бәлки, газабыдыр,
Берәүнең мин, бәлки, сагышы.
Шуны беләм: тик берәүнең шул мин
Бу тормышта иң зур табышы.
Мин берәүнең мәңге шиңмәс гөле,
Ә ул минем сүнмәс кояшым.
Шул кояшның җылысын һәм назын
Гомерем буе килә тоясым.
Мин берәүгә мәңге тугры ярмын,
Ә ул миңа ныклы бер терәү!
Һәрбер көнен безнең өчен яши
Мин өзелеп сөйгән шул берәү.
Берәү өчен бетмәс шатлык булсам,
Мин берәүгә йөрәк ярасы...
Бер карасаң, ерак йә бик якын
Берәү белән берәү арасы...
Гөлүсә Шахбан
Фото: pixabay
#Гөлүсә Шахбан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи