Бер син генә түгел лә улмиңа болай караган —керфекләрен тарак итеп,күз нурларым тараган.Бер син генә түгел лә улмиңа болай омтылган —сагышлы чагымны күреп,күзләренә моң тулган.Бер син генә түгел лә ул...
Бер син генә түгел лә ул
миңа болай караган —
керфекләрен тарак итеп,
күз нурларым тараган.
Бер син генә түгел лә ул
миңа болай омтылган —
сагышлы чагымны күреп,
күзләренә моң тулган.
Бер син генә түгел лә ул
миңа болай сүз дәшкән —
акыллы киңәшләр биреп,
бәхет юлы эзләшкән.
Бер син генә түгел лә ул
миңа болай җырлаган,
кушылып бер сүз җырлашсам,
куанычтан елаган.
Ләкин Җирдә бер син генә
мине болай тилмерткән —
йөрәгемә сөю салып,
мәхәббәттә тилерткән!
Фото: pixabay
миңа болай караган —
керфекләрен тарак итеп,
күз нурларым тараган.
Бер син генә түгел лә ул
миңа болай омтылган —
сагышлы чагымны күреп,
күзләренә моң тулган.
Бер син генә түгел лә ул
миңа болай сүз дәшкән —
акыллы киңәшләр биреп,
бәхет юлы эзләшкән.
Бер син генә түгел лә ул
миңа болай җырлаган,
кушылып бер сүз җырлашсам,
куанычтан елаган.
Ләкин Җирдә бер син генә
мине болай тилмерткән —
йөрәгемә сөю салып,
мәхәббәттә тилерткән!
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала