Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мөдәррис Әгъләмов. Бар иде заманнар

Мөдәррис Әгъләмов. Бар иде заманнар

Бар иде заманнар,чыгасың болынга:Ярсу бар йөрәктә,чалгы бар кулында.Бар иде каерып —каерып чабулар,Эш беткәч, кыз-кыркынартыннан чабулар.Төн буе сүнмичәяндылар учаклар,Теләсәң учак бар,сөйгәнгә — коча...

Бар иде заманнар,
чыгасың болынга:
Ярсу бар йөрәктә,
чалгы бар кулында.
Бар иде каерып —
каерып чабулар,
Эш беткәч, кыз-кыркын
артыннан чабулар.
Төн буе сүнмичә
яндылар учаклар,
Теләсәң учак бар,
сөйгәнгә — кочаклар.
Шатланып елады,
елады бөтнекләр...
Яшьлеген югалтып
елады бик күпләр.
Өелә өемнәр,
куела кибәннәр;
Куенда кош кебек
талпына сөйгәннәр.
Бар иде тартыну,
картлардан куркулар.
Печәннәр өелде,
калыкты курпылар.
Ике җан бер булып
болыннан кайтулар,
Авылның башыннан
башлана, һәй, туйлар!
Егетләр түгел, дип
кем безне яманлар,
Калыкты курпылар...
Бар иде заманнар.

Фото Мөҗәһид сайтыннан
#Мөдәррис Әгъләмов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи