Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кадыйр Сибгат. Балдыз йоклый

Кадыйр Сибгат. Балдыз йоклый

Ята йоклап, онытылып:эштән арып кайткандыр.Елмаеп куя: төшендәМине күреп ятадыр. Апай! диеп, Җизнәй! диеп,Төшендә дә интегә....Тартып куегыз пәрдәне - кояш төшә битенә. Хатын исән, балдыз исән - Куана...

Ята йоклап, онытылып:
эштән арып кайткандыр.
Елмаеп куя: төшендә
Мине күреп ятадыр.
Апай! диеп, Җизнәй! диеп,
Төшендә дә интегә.
...Тартып куегыз пәрдәне -
кояш төшә битенә.
Хатын исән, балдыз исән -
Куана минем ише.
Барыбер бәхетлерәк ул
балдызлы булган кеше.
Хатының мырлаган чакта
Балдызың гаделрәк.
Балдыз ул синең таяныч,
балдыз ул кадерлерәк!
Тыныч кына йокла, балдыз,
авыр уйлар уйлама.
Мине төшләреңдә күреп,
йокла, балдыз, уянма.
Көндез йокыларың тәмле.
Төнлә йокы кала ул.
Йокла, балдыз, хафаланма -
җизнәң тора каравыл.
#Кадыйр Сибгат #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи