Бәхилләшми, әнкәй, ник киттең?..
Еракларга киттем, сине үксез иттем,
Ничә еллар ялгыз интектең.
Шул кадәрле көткәч, улың кайтып җиткәч,
Бәхилләшми, әнкәй, ник киттең?..
«Бәбкәм кайткан!» - диеп, иңнәремнән сөеп,
Хәлләремне инде кем сорар?
Ярым җиргә посып, үзең төсле моңсу
Ялгыз йортың тып-тын утыра...
Тирә-якны күзлим, төсләреңне эзлим,
Тик юк инде алар, югалган.
Йөргән эзләреңдә, язган сүзләреңдә
Җан әрнеткеч сагыш-моң калган.
Юанычлар булып, сагынулар тулы
Хатлaрым ник сирәк килде икән?..
Салкын кышларыңда, озын кичләреңдә
Хәлләреңне кемнәр белде икән...
Кәккүк тавышында ишетелә сыман
«Кайтчы», - дигән моңсу сүзләрең.
Ничә еллар көткәч, кайтыр көнем җиткәч,
Ник аз гына, әнкәй, түзмәдең?..
Кулларымда минем сагышлардан синең
Күз яшьләрең тамган хатларың.
Үкенечләр тулы синең соңгы юлың
Ниләр белән генә аклармын...
Резеда Вәлиева
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА