Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мөдәррис Әгъләмов. Аздан тора

Яздан тора дәвам,Яздан тора,Илгә кайтып безнең табигатьтәЯши алыр киек каздан тора —Дәвам яздан тора.Көчтән тора дәвам,Көчтән тора,Үткән белән бүген җитәкләшепБара торган үзгәрештән тора —Дәвам эштән...

Яздан тора дәвам,
Яздан тора,
Илгә кайтып безнең табигатьтә
Яши алыр киек каздан тора —
Дәвам яздан тора.
Көчтән тора дәвам,
Көчтән тора,
Үткән белән бүген җитәкләшеп
Бара торган үзгәрештән тора —
Дәвам эштән тора.
Сүздән тора дәвам,
Сүздән тора,
Кеше заты синең сүзең белән
Китеп бәхет тапкан эздән тора —
Дәвам бездән тора.
Хистән тора дәвам,
Хистән тора —
Туган телең дигән Ана йортка
Җыелып килә алыр күчтән тора.
...Ә чын язмыш
Үзең язган гына...
Аздан тора дәвам,
Аздан гына...
#Мөдәррис Әгъләмов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи