Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әнгам Атнабаев . Р.-га

Әнгам Атнабаев . Р.-га

Син китәргә тиеш бөтенләйгә –Вагон тоткасына үрелдең.Көз җитеп тә әле өлгермәгән,Язны сагынып та өлгердем.Бар табигать үксеп елый сыман:Елый таллар…Елый болытлар…Болытлардан кургаш тамчы тама,Кургашта...

Син китәргә тиеш бөтенләйгә –
Вагон тоткасына үрелдең.
Көз җитеп тә әле өлгермәгән,
Язны сагынып та өлгердем.
Бар табигать үксеп елый сыман:
Елый таллар…
Елый болытлар…
Болытлардан кургаш тамчы тама,
Кургаштан да авыр минутлар.
Ара якын:
тик бер генә адым,
Атлыйсы да
Атыласы синең кочакка,
Һәм янасы
бөтен гомер буе
Кочаклашып шушы учакта.
Ара якын,
ләкин кешеләрнең
Язмышлары ята арада.
Язлар белән көз арасы ерак –
Бигрәк ерак безнең аралар.
Еласыннар таллар…
Болытлар…
Һәм елгалар чыксын ярыннан! –
Тимер юлда рельслар да шулай –
Мәңге бергә,
мәңге аерылган.
#Әнгам Атнабаев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи