Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Акыл сатучылар - адым саен...

Акыл сатучылар - адым саен...

Акыл сатучылар - адым саен,Өйрәтүче - дөнья тутырук.Вәгазь сөйләүчеләр хәттин ашкан,Киңәш бирүченең чуты юк!- Алай итмә, болай ит син! - диеп,И өйрәтә сине барсы да.Нервың какшый шулчак: эшең бармый,Э...

Акыл сатучылар - адым саен,
Өйрәтүче - дөнья тутырук.
Вәгазь сөйләүчеләр хәттин ашкан,
Киңәш бирүченең чуты юк!
- Алай итмә, болай ит син! - диеп,
И өйрәтә сине барсы да.
Нервың какшый шулчак: эшең бармый,
Эчтә ачу кайный ярсудан!
Үз-үзеңне көчкә кулга алып,
Елмайган һәм көлгән буласың...
Киңәшләрдән тәмам туйсаң да, син:
- Рәхмәт, рәхмәт! - дигән буласың.
Сабырлыгың сына ахыр чиктә,
Түземлегең бетә берочтан...
Шул чагында әйтәселәр килә
Каты итеп - тозлап-борычлап!
Юк, ярамый!
Начар сүз әйтүдән
Син каласың көчкә тыелып.
Ачуыңны тыеп кала алу -
Бу тормышта - иң-иң кыены!
Өйрәтәләр сине төрле яктан -
Киңәш бирә олы-кечесе...
Барлык киңәш-фәләннәрен тотсаң,
Алар өчен әйбәт кеше син!
Мин дә, ахры, шулар кавеменнән,
Алар белән бергә - бер рәттә.
Әле менә, киңәш бирмәгез, дип,
Өйрәтмәгез, диеп... өйрәтәм.
Ләбиб Лерон
Фото: pixabay
#Ләбиб Лерон #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи