Журнал «Безнең мирас»

Әгәр китсәм...

Күзләреңдә минем күзләр калыр,
Колагыңда минем сүзләр калыр.
Чәчләреңдә - минем куллар назы.
Ниләр әйтим тагын моннан ары?
Синең җанда минем җаным яшәр.
Кемнәр сиңа минем кебек дәшәр?
Минем кебек бүтән бармы тагы?
Ниләр әйтим сиңа... моннан ары?
Янәшәңдә яңа парың булыр,
Мине уйлап көндә күңелең тулыр -
Ташлап китсәм әгәр бу дөньяны.
Ниләр әйтим икән... моннан ары?
Ниләр әйтим икән моннан ары?
Моннан ары әллә сүзләр бармы?
Җан авазым йолдызларга аша:
- Авыр булыр сиңа миннән башка-а-а!
Фәйрүзә Мөслимова
Фото: pixabay

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Фәйрүзә Мөслимова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру