Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әдәбият сөючеләргә сөенечле хәбәр!

Әдәбият сөючеләргә сөенечле хәбәр!

Татар әдәбиятының классигы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” (төрекчәдә - “Баһар кәрванлары”) повесты Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы тәрҗемәче-язучы Фатих Кутлу тәрҗемәсендә шушы көннәрдә Төркиянең...

Татар әдәбиятының классигы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” (төрекчәдә - “Баһар кәрванлары”) повесты Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы тәрҗемәче-язучы Фатих Кутлу тәрҗемәсендә шушы көннәрдә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге“Палто” нәшриятында дөнья күрде. Классигыбызның быел февраль аенда үткәрелгән, тууна 90 ел юбилеена язучының “Яра” әсәрен төрек телендә шулай ук Фатих Кутлу тарафыннан тәрҗемә ителеп чыгарылган иде.  “Язгы кәрваннар” повесты  да ноябрьдә, әдипнең 90 еллыгының дәвамы буларак, Казанда тәүге тапкыр үткәреләсе “Гыйләҗев фестивали”на бастырылып өлгертелде.


Исегезгә төшерәбез - А. Гыйләҗевнең 80 еллыгына аның “Өч аршын җир” повестын, 85 еллыгына “Җомга көн, кич белән...” повестын шулай ук Фатих Кутлу тәрҗемә итеп Төркиядәге нәшриятларда бастырган иде. А. Гыйләҗевнең татар әдәбиятының алтын фондына кергән әлеге дүрт әсәренең аерым китаплар булып Төркиядә дөнья күрүе фәкать тәрҗемәченең үз инициативасы һәм тырышлыгы белән генә булды.


#Редакция #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи