Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ачы сагыну

Ачы сагыну

Сагыну уты өтә йөрәгемне,Күрешү өмете чөнки өзелгән...Бердәнберләр, алыштыргысызларХәтер дисбесенә тезелгән...Ишетәм күк кайчак дәшүләрен,Тутыргандай бушлык сагышын.Шул авазлар гына көйлидер күкГомере...

Сагыну уты өтә йөрәгемне,
Күрешү өмете чөнки өзелгән...
Бердәнберләр, алыштыргысызлар
Хәтер дисбесенә тезелгән...
Ишетәм күк кайчак дәшүләрен,
Тутыргандай бушлык сагышын.
Шул авазлар гына көйлидер күк
Гомерем елгасының агышын...
Үз көенә йөзми инде көймәм,
Хәтер ярларына тукталып.
Очып киталмыйсың хыялда да,
«Күреп кайтыйм» диеп укталып.
Һәр югалткан җанга «көтәм!» диеп
Хәбәр салалмыйсың талпынып.
Йөрәгеңне ут ялкыны сыман
Куырып ала юклык салкыны.
Ямансулап, гаҗизлеккә батам,
Бер чара юк - шунысы йөдәтә.
Бергә чаклардагы бәхетемə
Сагыну белән түлим йөзләтә...
Ах, юксыну!..
Өмет белән генә
Татлы икән бит син кешегә...
Җан күшегә... догалардан гайре
Бер дәва юк сагыну хисенә...
Лена Шагыйрьҗан
Фото: pixabay
#Лена Шагыйрьҗан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи