Сөләйман әс-Саксини – Болгардагы мәшһүр галим, дин белгече Хәмид әлБолгариның шәкерте. Әс-Саксини остазын «барлык имамнарның шәехе» дип атый. Татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани белешмәсе буенча, Хәмид әл-Болгари 1100 нче елларда яшәгән, димәк, аның шәкерте әс-Саксини хакында да XII гасыр уртасында яшәп иҗат иткән дип әйтергә мөмкин.

Сөләйман әс-Саксининың «Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы» («Зөһрәт әр-рийаз вә нөзһәт әл-колүб әл-мираз») китабының тышлыклары. Автор-төзүчеләре: Илһам Гомәров, Сөләйман Рәхимов, Азат Ахунов. Болгар ислам академиясе, 2022 ел.
«Бакчаларның гүзәллеге...» әсәре Саксин каласында язылган Сөләйман әс-Саксини исеме беренче тапкыр «Кәшф әз-зөнун»1 китабында телгә алына. Бу – гарәп-мөселман китапларының иң тулы библиографик каталогы. Аның авторы – госманлы тарихчысы Хаҗи Хәлифә (Кәтиб Челәби, 1609-1657). Трактатының бер урынында ул аны –«Сөләйман бине Дауд әс-Сувари», икенчесендә «Сөләйман бине Дауд әс-Саксини» дип атый. Шулай итеп, без Болгар галименә нисбәне2 күрәбез, ул ике вариантта – «әс-Сувари» һәм күпчелек искәрмәләрдә «әс-Саксини» рәвешендә бирелә.
Сөләйман әс-Саксининың тулы исеме – Әбу әр-Раби, Сөләйман бине Дауд бине Әбү Сәид әс-Саксини. Ул «Таҗ әл-ислам», ягъни ислам таҗы дигән мактаулы атама һәм «бөек имам», «имамнар шатлыгы», «имамнар горурлыгы», «мөселманнар горурлыгы», «Аллаһы Тәгаләне олылаучылар бизәге», «кешеләрнең остазы», «мөселманнарга үрнәк» дигән мактаулы эпитетлар белән дә тасвирлана. Нисбәләргә караганда, ул Болгар дәүләтенең 1236 елга кадәр булган Сувар шәһәрендә туа, ә XI гасырның икенче яртысыннан алып XII гасыр уртасына кадәр Болгар мәдәни ареалының әйдәп баручы үзәкләренең берсе, Идел тамагында урнашкан урта гасыр сәүдә шәһәре Саксинда яши һәм эшли. Башка версия дә бар: ул Саксинда да туарга мөмкин. Саксинның төп халкы болгарлар булып, анда яшәүчеләрнең өчтән берен сувар халкы да тәшкил итә. Бу кешеләр Урта Иделдә урнашкан Сувар шәһәреннән килгәннәр дип фаразлый алабыз.
Әлеге чорда Саксин халыкара сәүдә үзәге була, анда төрле илләрдән килгән сәүдәгәрләр яши, галимнәр һәм шагыйрьләр иҗат итә. Атаклы гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнатый да бу шәһәрдә 20 ел яшәгән, үзенең сәяхәтнамәсен язган, шул исәптән, Болгар шәһәренә сәяхәтләре турында да кызыклы мәгълүматлар калдырган. Ул вакытта Саксинда җәмигъ мәчетләр эшләгән, күп кенә казыйлар, факыйһләр һәм вәгазьчеләр шунда гомер кичергән.
Сөләйман бине Дауд гарәп телендә язган «Зөһрәт әр-рийаз вә нөзһәт әл-колүб әлмираз» («Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы») исемле мәшһүр хезмәте белән билгеле. Әлеге трактат Түбән Идел буенда урнашкан Саксин шәһәрендә языла.
Әсәрне кемнәр өйрәнгән?
«Бакчаларның гүзәллеге...» тексты XV-XVII гасырларда татар-төрки дөньясында бик популяр әсәрләрдә кулланыла. Госманлы галиме Йагкуб ибне Сәид Гали әл-Бурсави әлеге әсәрдән дүрт өлешне «Мафатих әл-җинан фи шарх шир-ату-л-ислам» дигән шәрехенә кертә. Икенче бер госманлы галиме Мөхәммәд Чокрыкчы-Заде (XVI-XVII гасыр) «Алты Бармак» җыентыгында ун тапкыр «Бакчаларның гүзәллеге...» дип телгә ала һәм аннан цитаталар китерә.
«Бакчаларның гүзәллеге...»ннән аерым өзекләр җирле татар дин белгечләре тарафыннан да күчерелгән. XVIII-XIX гасырлар чигендә яшәгән галим Мөхәммәдәмин әс-Сабави 1786 елда «Гакыйдә әс-санусийа»3 дигән җыентыкның күчермәсен төзи һәм анда «Бакчаларның гүзәллеге...»ннән бер хикәяне дә кертә. 1813 елда Кавал авылында Бикмөхәммәд бине Бикбау төзегән кулъязма җыентыкта «Бакчаларның гүзәллеге...»ннән Миграҗ хикәясе китерелә. XIX гасырның күренекле татар тарихчысы Хөсәен Әмирхан үзенең «Нәҗм әт-тәварих» («Тарих йолдызы») хезмәтендә әлеге затлы әсәрдән өзек биргән.
Ш.Мәрҗани 1897 елда язган «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»4 исемле тарихи хезмәтендәге Болгар кешеләре һәм галимнәре турындагы бүлектә «Бакчаларның гүзәллеге...»н тасвирлый. Галим бу әсәргә Истанбулдагы «Сөләймания» китапханәсе фондлары белән танышып йөргәндә тап булгандыр.
ХХ гасыр башында Мәккәдә яшәгән татар дин белгече һәм тарихчысы Морат Рәмзигә (1854-1934) әс-Саксини әсәрләренең бары тик таушалган кулъязмасын гына күрү насыйп була.
Әсәрнең тулы текстын эзләү ХХ гасыр ахырында башланды
Әмма XX гасыр ахырына кадәр диярлек күп кенә тарихи сәбәпләр аркасында «Бакчаларның гүзәллеге...» текстының бер генә кулъязмасы да татар гуманитар фәненә билгеле булмый. Монгол явының, Казан һәм башка татар ханлыкларын яулап алу чорының җимергеч фаҗигаләре XVI гасыр уртасына кадәр тупланган мөселман китап мирасын тулысынча югалтуга китерә. 20 нче йөз башына кадәр исән калган урта гасыр татар язма мирасының күп кенә кулъязмалары алдагы елларда сугышчан атеизмның каты сәясәте аркасында юкка чыга. Гарәп графикасындагы кулъязма җыентыкларны өйрәнүнең җитәрлек булмавы да эшне тоткарлый. Чит ил кулъязма коллекцияләре, идеологик чикләүләр сәбәпле, ХХ гасырның соңгы декадасына кадәр совет тикшеренүчеләренә бөтенләй таныш түгел иде.
«Бакчаларның гүзәллеге...» кулъязмаларын максатчан эзләү Казанның 1000 еллыгына әзерләнү вакытында башланды, әлеге тема буенча беренче язмалар да шул ук чорга карый. 1996 елда Төркиягә фәнни командировкага барган тарихчы Сөләйман Рәхимов, төрек архивчылары ярдәме белән, «Сөләймания» китапханәсе фондында 1329 елда Тәбриздә төзелгән әсәрләрне ачыклый һәм аларның күчермәсен Казанга алып кайта. Алар арасында әс-Саксини әсәрләре дә була.
Сөләйман әс-Саксини әсәренең кулъязма күчермәләре
Соңгы өч дистә елда Якын Көнчыгыш, Европа һәм Россия китапханәләрендә «Бакчаларның гүзәллеге...»нең кырыктан артык кулъязмасы ачыкланды. Аларның иң күбесе Төркия китапханәләрендә табылды. Шулардан тугыз нөсхәсе Истанбулның «Сөләймания» китапханәсендә саклана. Моннан тыш, Төркиядә «Бакчаларның гүзәллеге...»нең нөсхәләре «Топкапы» музее китапханәсенә, Анкарадагы Милли китапханәдә, Амасья шәһәренең Гавами китапханәсендә, Бурдур һәм Эрзурум шәһәрләренең китапханәләрендә табылды.
Иранда берничә китапханәдә бар: Тегеранда Ислам Советы Парламенты китапханәсендә, «Астана Котдус Ризави» үзәге китапханәсендә, Мәшхедтә, Йезд шәһәре китапханәсендә һ.б.-да.
Әс-Саксини кулъязмалары шулай ук Каһирәдәге Фуад Сәгыйди китапханәсендә, Алжир һәм Марокко китапханәләрендә дә саклана. Европада исә Британия китапханәсендә (Лондон), Берлинның Дәүләт китапханәсендә, Голландиядә, Болон университеты китапханәсендә (Италия), Франциянең Милли китапханәсендә (Париж) тәкъдим ителә.
Россиядә исә әлеге ядкяр РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институтында, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Россия Фәннәр академиясенең Дагыстан фәнни үзәгенең Тарих, археология һәм этнография институтында бар.
«Бакчаларның гүзәллеге...» әдәби яктан эшкәртелеп һәм кыскартылып «Мөнтәхаб мин китаб зөхрат ар-рийәз…» дип аталган җыентыкта да бирелә. Хәзерге көндә әсәрнең кыскартылган нөсхәләренең берсе – Петербург кулъязмалар җыентыгында, берсе – Лейпциг университеты китапханәсендә, икесе Казанда саклана.
«Бакчаларның гүзәллеге...» әсәренең кулъязмалары күплеге авторның бөтен мөселман дөньясында популярлыгын күрсәтә.
Гыйбрәтле әдәби-дини әсәр
Әс-Саксини иҗатының эчтәлеге һәм идея-сәнгать юнәлеше буенча гыйбрәтле әдәби-дини әсәрдән гыйбарәт. Автор үз максатын, урта гасыр әдәби традициясе рухында, укучыларның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау, аларны хак юлга өндәү, игелек кылу һәм Аллаһы Тәгаләгә итагатьлек күрсәтүдә күрә.
Әсәр көнчыгыш-мөселман әдәбияты өчен гадәти булган сюжетларга бай. «Бакчаларның гүзәллеге...»нең темасын Коръән аяте билгели, ә аятьнең мәгънәсе хәдисләр яки риваятьләр белән аңлатыла. Әс-Саксини «яман кешеләрне кисәтү һәм гамьсезләргә искә төшерү өчен» төрле тарихларны һәм гыйбрәтле хикәяләрне җыярга омтыла.
Кереш өлештә әс-Саксини әсәрнең язылу тарихын бәян итә: «Моңа кадәр мин «Китаб бәһҗат әл-әнвар мин хафайат әл-асрар» дигән китап яздым. Аны тәмамлагач, дусларымның берсе миңа китапны Коръән аятьләре һәм дин тарихын белүчеләрнең риваятьләре белән тулыландыруны, анда булган фарсы цитаталарын гарәп теленә тәрҗемә итеп, аңа башка исем бирүне сорады. Дустымның үтенеченә җавап итеп, мин бу китапны яздым һәм аны «Зөһрәт әр-рийаз вә нөзһәт әл-колүб әл-мираз» («Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы») дип атадым».
Әсәр 66 мәҗлестән, ягъни бүлектән тора. Күп мәҗлесләрдә әс-Саксини остазы Әбү Галә бине Идрис әл-Болгарига, Болгарның шул замандагы иң абруйлы казыйларына мөрәҗәгать итә, алардан өзекләр китерә.
Китапта пәйгамбәрләр, сәхабәләр тормышы, табигыйннар, тугры хәлифләр һәм исламның мәшһүр затлары хакында бәян ителә. Шулай да төп игътибар Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышын тасвирлауга юнәлтелә. Китапта Аллаһ илчесенең (с.г.в.) кылган гамәлләре турында борынгы галимнәрнең һәм әс-Саксини замандашларының фикерләре китерелә.
Әсәрдә әдәп мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, кешенең әхлакый сыйфатлары турында сөйләнә. Мөселман кеше намуслы хезмәт белән тапкан акчага яшәргә, атаанасына һәм өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә, үзендә сабырлык һәм игелек тәрбияләргә тиеш дигән фикер белдерелә. Кешенең игелекле гамәлләре бәхеткә юл ача, ягъни җәннәткә илтә. Автор кешеләрне Аллаһы Тәгалә боерган хак юлга юнәлтергә омтыла. Ул аларның үзләренә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә карата да изгелек кылуларын тели.
Автор үзенең гуманистик идеяләрен суфыйчылык фикерләре аша үткәрә. «Бакчаларның гүзәллеге...»ндә мәхәббәтне иң мөһим тема дип әйтергә мөмкин. Беренче чиратта – Аллаһка, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) һәм аның тарафдарларына мәхәббәт. Автор фикеренчә, хатын-кызга, ата-анага, туганнарга һәм якыннарга мәхәббәт – барысы да Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәтнең бер өлеше.
***
«Бакчаларның гүзәллеге...»н ислам диненең үз чорындагы төп дини-этик нигезләрен сәнгатьчә чагылдыра торган җыентык дип әйтергә мөмкин. Сөләйман ибн Дауд әсСаксини китабы – Идел Болгары чорында табылган иң борынгы һәм кыйммәтле әсәр. (Моңа кадәр иң борынгы чыганак булып XIII гасырга караган «Әт-тиръяк әлкабир» саналды.) «Бакчаларның гүзәллеге...» урта гасыр татар әдәбиятының күп кенә әсәрләре өчен сюжет нигезе булып та хезмәт итә. Мәсәлән, ул үзенең формасы һәм эчтәлеге белән Алтын Урда чорындагы мәшһүр татар язучысы һәм дин белгече Мәхмүт әл-Болгариның «Нәһҗел-Фәрадис» әсәре белән дә тәңгәл килә.
1 «Китапларның һәм фән тармакларының исемнәренә карата фикерләрне ачыклау».
2 Нисбә (гарәп. – мөнәсәбәт, элемтә) – гарәп-мөселман исемендә кешенең генеалогик, этник, дини, сәяси, социаль катламын, туу яки яшәү урынын һ.б. билгели торган бер өлеше.
3 «Иманны ныгытучы дәлилләр [китаплар]».
4 «Казан һәм Болгарның хәлләре турындагы файдалы белешмәләр».
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала