Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Габдулла бин Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Иләнмәгән чи тире, исе һәм нәҗес юеше бетерелсә, пакь булыр».Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлла...

Габдулла бин Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Иләнмәгән чи тире, исе һәм нәҗес юеше бетерелсә, пакь булыр».


Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлламнең хатыны Сәүдә: «Куебыз үлгән иде, тирене иләдек тә тузганчы су салып йөрттек», – дип сөйләгән.


Әл-Мөгыйрә бине Шүгъбә разыйаллаһу ганһү риваять итә: «Мин Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәлламнең ике читегенең заһиренә (тышына) мәсех кылганын күрдем».


Хүзәйфә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Без адәмнәр өч сыйфат белән артык кылындык: 1) сафларыбыз фәрештәләр сафлары кебек кылынды; 2) җир йөзенең көлле (һәр җирендә) мәчет кылынды; 3) су белән тәһарәт алу мөмкинлеге булмаганда тәһарәт урынына чиста җир пакьләүче кылынды (тәяммүм)».


Ибн Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Җомгага килүче кеше госел коенсын».


Гайшә разыйаллаһу ганһә: «Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам, миндә хәез (күрем вакыты) булганда, итәгемә таянып, Коръән укыйдыр иде», – дип сөйләгән.



Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №6. — 59 б. 


Фото: pixabay




Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.
#Әхмәдвәли Рәхими #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи